Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 сентября 2019 11:01

Әйтелмәгән васыять

Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар... Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала киң, җир җылыкай, шаян җилкәй биттән сөя... Рәхәт, һәй, рәхәт...

Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар... Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала киң, җир җылыкай, шаян җилкәй биттән сөя... Рәхәт, һәй, рәхәт тә соң!., һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу да шул! Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын, буш, моңсу башкорт даласында!

Әнә көмешләнеп дулкынланган кылганнар арасында ак яулык бөркәнгән, алъяпкыч бәйләгән, күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган кечкенә буйлы арык кына бер әби кизәк җыеп йөри. Сул беләгендә аның иске чиләк, уң кулында нечкә таяк. Шул таягы белән ул кизәкне чирәмнән куптарып әйләндерә дә аннары иелеп алып чиләгенә сала. Тагын як-ягына каранып эзләп китә. Тагын кизәкне, чирәмнән куптарып, чиләгенә алып сала... Шулай да бу авыл кырындагы чирәмлектә хәзер кизәк аз табыла, колхоз терлекләре монда йөрмиләр, ә бәләкәй генә авылның үз бозаулары салып калдырган «беленнәр» күпме генә соң ул! Далада утын дигән нәрсә бик кадерле булгач, ялгыз әби, ике-өч көндә бер чыгып, иске чиләге тулар-тулмас шул «беленнәрне» җыеп кайта. Борыннан килгән бер гадәт. Аннары кизәк казан астына бик килешә, ашны әкрен генә кайната, ә үз җае белән әкрен генә кайнап пешкән аш бик тәмле була ул. Әйтерсең чирәм исе керә ашка.

Тик соңгы вакытта әбинең хәле бик үк әйбәт түгел әле. Картлыгы җиткәнме, берәр чир зәхмәтеме шунда, ләкин гел менә бөтен тәне авыраеп, кул-аяклары сызлап, йөрәгенең хәле китеп тора. Ара-тирә өшетеп тә җибәрә, яки тиктомалга яндыра да башлый. Үзенчә, мәтрүшкәсен-ниен эчкәләп, ятып караса да, бер дә юнәеп китә алмый. Менә бүген дә, кояш шактый нык кыздыруга карамас-

тан, аның зәгыйфь тәне, эчендә боз яткандай, гел туңып тора; аркасы буйлап әледән-әле салкын кымырҗу йөгереп уза, шул ук вакытта күз төпләре яна, иреннәре бөрешеп кибә, һәм ул гер таккандай авыраеп киткән аякларын көчкә генә сөйрәп йөри... «Булмас, ахрысы, кайтырга кирәк»,— ди ул үз-үзенә иренеп кенә һәм, чиләге кизәк белән тулмаса да, авылга таба борыла.

Читән буйларында котырып кычыткан үскән тар тыкрыктан узып, бәбкә үләне түшәлгән киң урамга килеп чыккан чакта гына аңа Миңлебай карт очрый. Торна шикелле нечкә озын аяклы, какланып беткән бу чандыр бабайны авылның иң карт кешесе диләр. Туксанның өстендә үк түгел микән? Хәер, тәгаен ничә яшьтә булуын ул үзе дә белми. Былтыр гына аның җитмештән узган Миңлегәрәй исемле улы үлеп киткән иде. Хәзер бабай Миңлегәрәйнең зур улы Миңлегалидә тора. Миңлегалинең дә өйләнгән улы, кияүгә чыккан кызлары бар. Миңлебай карт менә шуларның балаларын, ягъни үз токымының дүртенче буынын күрде. Дүртенче буын әкәмәт икән ул, бер дә бабай дигәнчә түгел. Ул хәтта аларның исемнәрен дә отып ала алмый. Вилне Вилдан дип, Эмманы Әсмабикә дип тик йөртә шунда...

Дөньяда чамасыз озак яши торгач, кайчандыр паровоз тавышын да ишетмәгән бабай тракторын да күрде, автомашинасын да, самолетын да, радиосын да күрде; алар аның авылына һәм өенә килеп керделәр, ләкин картның берсенә дә исе китмәде. Чөнки бу заманның барышына ис китеп өлгерерлек түгел иде.

Ләкин былтырмы икән, өченче ел микән, кемнәрнеңдер бу тирәләргә очып килеп, самолеттан бүре атып йөрүләрен ишеткәч, картның моңа шулай да исе китте. Кара син аны. Бүрене самолеттан гына «сугалар» диген, ә?.. Кайчандыр, бик күптән инде, ул үзе ир-егет чагында камчат бүрек, ак чикмән киеп, билен кызыл билбау белән буып, камыт күрмәгән сөлектәй яшь айгырга атланып далага чыгып китә иде дә, йөри-йөри бүренең эзенә төшкәч, аны уктай сузылып очкан бурзаеннан өсләтеп һәм ун-унбиш чакрым куа барып, озын саплы чукмары белән сугып ала торган иде. Менә бу, ичмасам, бүре сугу иде! Ә хәзер һавадан атып йөриләр, имеш. Моның ни кызыгы да, ни комарлыгы бар? Юк, әллә нишләде бу замана! Машина да машина, ә кешенең үз йөрәгенә, үз кулына ни кала?!

Миңлебай картның дөньяда да, колхозда да хәзер бер :>ше дә юк. Ул какланып беткән тәнендә бары җан асрый. Алдына куйганны утырып ашый, ястыгын тәгәрәтә дә ятып йоклый, шулай итеп гомерен суза да суза. Аның хәзер бер генә эше бар — ул ялан таптарга ярата. Һәр көнне иртәнге чәйдән соң ул, озын карагай таягын тотып, торнаныкыдай нечкә аякларын сыгылдырып кына буш урамнан уза, кырга чыга һәм күзе караган якка таба китеп бара. Берәр түбә җиргә менгәч, озын таягын ике учлап, ерак кырларга тик кенә һәм озак кына карап тора. Бу күз җитмәс Юлкотлы яланының бөтен ягын, андагы түбәләрнең, үзәннәрнең, чокырларның бөтенесен исемнәре белән белә. Хәзер инде ул исемнәрнең күбесе онытылып бара. Хәзер, мәсәлән, Каракош басуы яки Атчабар кыры дип түгел, ә фәләненче бригаданың да төгәнен-че бригаданың участогы дип кенә йөртәләр. Юлкотлы яланнарын тоташтан сөреп бетерделәр. Иске чикләр, иске исемнәр барысы да күмелеп калды шунда...

Карт түбәдән төшеп китә, үзәнлекләрдән уза, иген басуларын буразна буйлап кисеп чыга, шулай итеп әллә никадәр җир әйләнеп, күп вакытта авылның икенче очыннан кайтып керә. Юлында очраган кешегә үзе башлап дәшми, ә берәрсе: «Саумы, Миңлебай бабай?» — дип дәшсә, «Ару әле» яки «Шөкер!» дип кенә узып китә. Ни уйлап, нәрсә карап йөри торгандыр карт — белүче юк.

Менә бүген дә карчык, йөзгә-йөз очрашкач дәшмичә китүне килештермичә, үзе башлап, аңа:

— Нихәл, арумы, Миңлебай агай? — диде, авызын учы белән генә каплый төшеп.

— Ә, синмени әле бу, Акбикә килен? Шөкер! — диде карт, тукталып. Җитмештән узган карчык аның өчен һаман да килен иде әле, һәм Акбикә дип тә бары ул гына дәшә, югыйсә авыл халкы карчыкны күптән инде Акъә-би дип кенә йөртәләр.

— Каян кайтып киләсең болай? — диде карт.

— Менә кизәк җыярга чыккан идем.

— Ә, и ярый, ярый... Казан астында утның өзелмәве яхшы. Йә, үзең ару гынамы соң?

— Шөкер иде әле, тик менә бу көннәрдә генә әллә нишләп хәлем китеп тора,— диде карчык һәм тирләгән битен яулык очы белән сөртеп алды.

— Авырма инде, син — ялгыз кортка, карар кешең юк.

— Алладан вакыт җитмәгән булса, үтәр әле.

— Үтәр, Алла боерса, үтәр, бик күпне үткәрдек,— диде карт, ияк очында гына ябышып торган берничә бөртек ап-ак кылдай сакалын селкетеп.— Ярый, кортка, юлыңда бул! — Һәм карт, озын аякларын сыга биреп, китеп тә барды. Ул карчыклар белән күп сөйләшеп торырга яратмый иде.

Акъәби, үзенең җилкапкасына җиткәч, туры читән алачыкка узды.

Фото: ok.ru

Дәвамы бар

Әмирхан Еники