Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 сентября 2020 13:22

Алдыр чишмә тамчылый

Балалар, икегә бүленеп, бер-берсеннән 20—30 метр ераклыкта тезелеп басалар. Уйнаучылар бер-берсе белән кулга-кул тотынышалар. Беренче яктагылар икенче яктагыларга кычкырып такмаклыйлар: Алдыр чишмә тамчылый, Гөлдер чишмә тамчылый, Ал кирәк, гөл кирәк, Бездән сезгә кем кирәк? Каршы яктагылар җавап бирәләр: Алдыр чишмә тамчылый, Гөлдер чишмә тамчылый, Ал да кирәк, гөл дә кирәк,...

Балалар, икегә бүленеп, бер-берсеннән 20—30 метр ераклыкта тезелеп басалар. Уйнаучылар бер-берсе белән кулга-кул тотынышалар. Беренче яктагылар икенче яктагыларга кычкырып такмаклыйлар:

Алдыр чишмә тамчылый,

Гөлдер чишмә тамчылый,

Ал кирәк, гөл кирәк,

Бездән сезгә кем кирәк?

Каршы яктагылар җавап бирәләр:

Алдыр чишмә тамчылый,

Гөлдер чишмә тамчылый,

Ал да кирәк, гөл дә кирәк,

Роза матур кыз кирәк.

Исеме чыккан уенчы каршы якны ң сафын йөгереп барып өзеп чыгарга тырыша. Өзә алса, бер уенчыны ияртеп, үз ягына алып кайта. Өзә алмаса, шул якта кала. Уен шул тәртиптә бер якта уенчылар беткәнче дәвам итә.