Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 августа 2020 13:34

Хәтерне яхшырту өчен уеннар

Баланың хәтерен бик иртә үстерергә, аның барлык төрләренә игътибар итәргә кирәк. Төрләре - ишетү, күрү, хәрәкәтләнү, тотып карау. Балалар белән өйдә оештырырга мөмкин булган кайбер уеннар. 1. Иң кечкенәләр өчен уен - «Уенчыкны тап». Уенчыкны пеленка астына яшереп куябыз, ә бала аның кайда икәнен һәм ничек алырга икәнен аңларга тырыша....

Баланың хәтерен бик иртә үстерергә, аның барлык төрләренә игътибар итәргә кирәк. Төрләре - ишетү, күрү, хәрәкәтләнү, тотып карау.

Балалар белән өйдә оештырырга мөмкин булган кайбер уеннар.

1. Иң кечкенәләр өчен уен - «Уенчыкны тап». Уенчыкны пеленка астына яшереп куябыз, ә бала аның кайда икәнен һәм ничек алырга икәнен аңларга тырыша.

2. 2 яшьтән соң “Нәрсә җитми?" уены бик яхшы хәтерне ныгыта. Бала игътибар белән берничә уенчыкка карый, аларны истә калдыра, һәм читкә борылып тора. Ул вакытта бер уенчыкны яшереп өлгерергә кирәк. Кире уенчыкларга таба борыла, ул бер уенчыкның ким булуын күрә. Баланың бурычы - нәрсә җитмәгәнен искә төшерү.

3. 3 яшьтән соң күрү хәтерен үстерүгә «Үзең тап» уены ярдәм итә. 3 шырпы тартмасын бер-берсенә ябыштырырга һәм аларның берсенә төймә салырга кирәк. Кайсына төймә салынуын бала күреп торсын. Бала тартмалардан төймәне эзли башлый. Аннары тартмаларның санын арттырып куярга да мөмкин.

4. Тотып карау, тою (тактильная память) төре өчен - «Предметны бел» уены. Баланың күзләрен бәйлиләр һәм, исемнәрен әйтмичә, аның кулына предметларны куялар. Бурыч - аның нинди әйбер икәнен үзенә төшенү, ә өлкәнрәк балалар өчен - бирелгән предметларны элеккеге тәртиптә әйтеп чыгарга кирәк. Кече балалар өчен ( 2-3 яшь ) барлык предметларны "искиткеч капчыкка" төшерергә мөмкин, алар капчыктагы предметларны куллары белән тоеп, нәрсә булуын тасвирлаячаклар.

5. 3-6 яшьлек балаларның хәтерен «Минем кебек эшлә» уены ача. Бу – хәрәкәтләнү төренә карый. Өлкән кеше берничә катлаулы күнегүләр күрсәтә һәм баланың кабатлавын сорый. Аннары рольләрне алмашырга мөмкин.

6. «Парлы сүзләр» уены (4-6 яшь) ишетү хәтере өчен туры килә. Үзара мәгънәсе буенча 20 сүз табарга кирәк. 10 пар булырга тиеш, мәсәлән: азык - кашык, йөз - борын, алма - банан, мәче - эт. Бу парлы сүзләр балага 3 тапкыр укыла. Бала аны шундук кабатларга мөмкин, яки 30 минуттан соң.

Менә шундый катлаулы булмаган уеннарны баланың хәтерен үстерү һәм ныгыту өчен үткәрергә мөмкин.

Фото: pixabay.com

Гөлназ Ярмиева