Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 июля 2020 07:49

Әкияти бирем.

Дуслар, сезнең өчен яңа уен! Дөресрәге, бүген без махсус әкияти биремнәр әзерләдек. Биредә сез 3 хикәянең өзеген күрәсез. Шуларның исемен кем беренче итеп язып җибәрә, шул авторның матур китабына ия була!   1. «Әнием, кесәмне тегеп бирче!» – дип, аның янына барам. Ул: «Вакытым юк!» – ди. Димәк, әнигә вакыт...

Дуслар, сезнең өчен яңа уен! Дөресрәге, бүген без махсус әкияти биремнәр әзерләдек. Биредә сез 3 хикәянең өзеген күрәсез. Шуларның исемен кем беренче итеп язып җибәрә, шул авторның матур китабына ия була!

 

1. «Әнием, кесәмне тегеп бирче!» – дип, аның янына барам. Ул: «Вакытым юк!» – ди. Димәк, әнигә вакыт табып бирергә кирәк . Сәгать янына барам. Бу сәгатьтән әнием өчен ничек вакыт сорап торырга соң? Шул хакта сәгатькә әйтәм. Ләкин аның минем белән сөйләшеп торырга вакыты юк икән. Сәгатьнең теле саннар өстеннән йөгерә генә.

 

 

 

2. Кинәт нәни песи малаеның башына бер фикер килде: «Минем песи буласым килми! – диде ул үзалдына. Минем тавык буласым килә!» – дигән карарга килде Барый. Шулвакытта ишегалдында, тавыкларын ияртеп, ак әтәч кукраеп йөри иде.

Койма башыннан җиргә ул «тавык» сыман очып төште. Менә әтәч тавыкларын абзар артындагы бакчага ияртеп китте. Алар күмәкләшеп кара җирдә казына башладылар. Песи-тавык та аларга кушылды инде.

 

 

 

3. – Әнә теге светофорны күрәсеңме? Син бүген юлны кызыл утка чыккансың, шул светофор әйтте, – диде.

– Светофор сөйләшә беләмени ул? – дип куйды Фәрит.

– Ничек кенә белә әле. Светофор кайбер малайларга караганда акыллырак та әле ул! – диде Зөлфия Заһидовна.

Мәктәптән кайтканда Фәритебез светофор янына килде.

– Син әләкче икәнсең! – диде ул аңа һәм үчекләп телен чыгарып күрсәтте.

 

 

Фото: pixabay.com