Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 марта 2020 10:14

Төлкеләр...

Әкиятне халык тудырган, һәм хәзер дә ул төрле темалар, гыйбрәтле хәлләр белән халык тарафыннан тулыландырып торыла. Шуңа да әкиятләрне бөтен кеше: зурлар да кечкенәләр дә ярата. Хайваннар турындагы әкиятләр бик күп язылган. Бигрәк тә төлке турындагысы киң таралган. Мәсәлән: «Салам-Торхан һәм Төлке», «Аю, Бабай, Төлке», «Шәрә Бүре», «Торна белән Төлке»,...

Әкиятне халык тудырган, һәм хәзер дә ул төрле темалар, гыйбрәтле хәлләр белән халык тарафыннан тулыландырып торыла. Шуңа да әкиятләрне бөтен кеше: зурлар да кечкенәләр дә ярата. Хайваннар турындагы әкиятләр бик күп язылган. Бигрәк тә төлке турындагысы киң таралган. Мәсәлән: «Салам-Торхан һәм Төлке», «Аю, Бабай, Төлке», «Шәрә Бүре», «Торна белән Төлке», «Кәҗә белән Сарык» әкиятләрендәге сюжетлар аеруча киң таралган. Төлке ничек туклана, кайларда яши...һ.б сораулар укучыларыбызга да кызыклы булыр.

Төлке - этләр гаиләлегенә караган ерткыч. Озынлыгы 60-90 см, койрыгы 40-60 см, авырлыгы 6-10 кг. Төлке кызыл төстә була. Урманлы далада, далада яши.  Тәүлек буена, бигрәк тә кичен актив.

Төлкеләр - төрле азык белән туклана. 300 төр хайван белән, шул ук вакытта үсемлекләр белән дә тукланырга ярата. Алар арасында күпчелекне кимерүчеләр тәшкил итә, бигрәк тә кыр тычканнары. Шулай ук куян балалары, кайбер кошлар да төлкедән читтә калмый. Әлбәттә, әлеге ерткыч хайван йорт кошларыннан да чирканмый. Төлке нык ис тоючан, сизгер, яхшы ишетүче хайван. Күзләре төнлә үткен күрә. Шунысы кызыклы, төлкеләр чәүкәләрдән куркалар. Чәүкәләр бердәм булып, өерләре белән төлкеләргә ташланалар, аларны качырга мәҗбүр итәләр икән. Кызыксынуыбызны дәвам итеп, төлкенең нинди халәттә, нинди тавыш чыгаруын да белеп китик. Язманы тыңлап, үзегез дә төлке кебек кычкырып карагыз. Ул сезнең өчен фонетик зарядка булыр.

Фонетик зарядка

гадәти кычкыруы (уру-ру)

хәвеф-хәтәр булганда нинди аваз сала (кяк-кяк)

Син дә шулай кычкырып кара

Төлкебикә турында әкият һәм кәгазьдән төлке ясау эшләнмәсе белән «Салават күпере» журналының апрель саныннан таныша аласың.

Яңа мәгълүмат сезгә файдалы һәм эшегездә кулланырга ярдәм булыр дип ышанабыз.

Г.Ярмиева