Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 декабря 2019 08:39

Сәхнәдә – Камилә Салихова! На сцене – Камиля Салихова! On Stage – Kamilya Salikhova!

Сәхнәдә – Камилә Салихова! Безнең «Сәләтле бала» сәхифәсенең чираттагы кунагы ‒ Камилә Салихова. Ул Казан шәһәренең яшеллеккә күмелгән Константиновка бистәсендә урнашкан зур, якты, матур 148 нче балалар бакчасына йөри. Шул бакчада эшләп килүче «Тамчылар» театр түгәрәген бер дә калдырмыйча йөрүе һәм үз тырышлыгы ярдәмендә Камилә беренче театраль уңышларына ирешә. Ике...

Сәхнәдә – Камилә Салихова!

Безнең «Сәләтле бала» сәхифәсенең чираттагы кунагы ‒ Камилә Салихова. Ул Казан шәһәренең яшеллеккә күмелгән Константиновка бистәсендә урнашкан зур, якты, матур 148 нче балалар бакчасына йөри. Шул бакчада эшләп килүче «Тамчылар» театр түгәрәген бер дә калдырмыйча йөрүе һәм үз тырышлыгы ярдәмендә Камилә беренче театраль уңышларына ирешә. Ике ел рәттән ул, республика күләмендә оештырылган «Сәйяр» фестивалендә катнашып, «Сәхнә асылы», «Сәхнә энҗеләре» номинацияләрендә җиңү яулаган. Ә «Татар кызчыгы ‒ 2019» бәйгесендә лауреат исеме яулавы аеруча горурландыра.

Шигырьләр укырга, аларны ятлап сөйләргә бик ярата икән Камиләкәй. Бакчада үткәрелгән төрле бәйрәмнәрдә чыгышлар ясауыннан тыш, «Шаян ТВ» каналында үткәрелгән «Тукай оныклары» тапшыруында да катнаша. «Миңа телевидение бик ошады, киләчәктә үземне татар телен үстерүче, татар журналисты итеп күрәм», ‒ ди ул.

Ә әлегә Камилә Татарстан Республикасының төрле сәхнәләрендә чыгышлар ясап, тамашачының күңелен үзенең якты талантлы белән яулый.

Рәхим итеп каршы алыгыз, сәхнәдә – Камилә!

 

На сцене – Камиля Салихова!

Очередной гость рубрики «Талантливый ребенок» ‒ Камиля Салихова. Она посещает большой, светлый детский сад №148, расположенный в живописном поселке Константиновка. Очевидно, благодаря своему усердию регулярному посещению театрального кружка «Тамчылар» при детском саде, Камиля добилась первых успехов как театральная актриса. На протяжении двух последних лет она была участницей республиканского фестиваля «Сәйяр» и одержала победу в номинациях «Сәхнә асылы», «Сәхнә энҗеләре». А в конкурсе «Татар кызчыгы ‒ 2019» получила диплом лауреата.

К тому же Камиля любит рассказывать стихи. Помимо участия во всех мероприятиях детского сада, она с удовольствием принимает участие в передаче «Тукай оныклары» на телеканале «Шаян ТВ». «Мне понравилось телевидение, в будущем вижу себя журналистом, развивающей родной татарский язык», ‒ говорит девочка.

А пока Камиля выступает на разных сценах Республики Татарстан и завоевывает любовь зрителей своим ярким талантом.

Встречайте, на сцене – Камиля!

 

On Stage Kamilya Salikhova!

The next guest of our section Gifted Children is Kamilya Salikhova. She goes to a big, spacious kindergarten #148, which is located in the picturesque area of the Konstantinovka Settlement. Obviously, thanks to her hard work and efforts, and consistent attendance of the theater club Tamchylar (Droplets) at the kindergarten, Kamalya achieved her first success as an actress. For the last two year she has taken part in the republican festival Sayar and achieved victory in the nominations Sekhne Asyly (The Essence of Stage) and Sekhne Enzhelere (The Pearls of Stage). In the competition Young Tatar Girl ‒ 2019 she was awarded with a laureate diploma.

Moreover, Kamilya likes reading poems. She enjoys participation not only in all the events of the kindergarten, but also in the television program Grandchaldren of Tukay on the Shayan TV channel. “I liked being on television, in the future I see myself as a journalist who develops our native Tatar language, the girl said.

In the meantime, Kamilya gives performances on different stages of the Repubic of Tatarstan and wins the audience’s admiration with her outstanding talent.

Please, welcome, on the stageKamilya!