Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 февраля 2020 13:28

Төсләр өйрәнәбез

Төсләр өйрәнәбез (З.Төхвәтуллина) Сары була чебиләр, Лимон була сап-сары. Сары төскә буялган Машинам да бар тагын. Җиләк була кып-кызыл, Мичтә кызыл ялкын да,- Ул пешерә. Ни өчен Бит кызара салкында? Кызгылт-сары төс ала Кояш чыкканда һава. Таң ата – кояш байый, Дөньяга алтын ява! Яшел була яфраклар. Үлән дә яшел...

Төсләр өйрәнәбез (З.Төхвәтуллина)

Сары була чебиләр,

Лимон була сап-сары.

Сары төскә буялган

Машинам да бар тагын.

Җиләк була кып-кызыл,

Мичтә кызыл ялкын да,-

Ул пешерә.

Ни өчен

Бит кызара салкында?

Кызгылт-сары төс ала

Кояш чыкканда һава.

Таң ата – кояш байый,

Дөньяга алтын ява!

Яшел була яфраклар.

Үлән дә яшел була.

Түтәлләрем ямь-яшел

Кыярлар белән тула.

Кызгылт – сары буяуга

Тамызсаң яшел төсне,

Аннан бераз бутасаң,

Көрән була, чәч төсле.

Зәп-зәңгәр күл өстендә

Оча зәңгәр күбәләк!

Их, шул күбәләк белән

Очсаң иде бергәләп!

Күк йөзендә биектә

Ак болыт йөзеп йөри.

Ап-ак болыт өстендә

Самолет кына гөжли.

Кара булганга карга

Кычкыра: “Кар – кар!” – диеп, –

“Минем кара җир өстендә

Эшлиселәр бар ”, – диеп.