Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 ноября 2019 08:24

Табышмак әйтәм - җавабын тап!

* Акыллыга да әйттем −  Уйлады да белде;  Акылсызга да әйттем −  Тыңлады да көлде.  (Табышмак)  * Югалткан әйберең түгел, −  Эзләмичә тапмыйсың.  (Табышмак)  * Әйткәч, беләсегез килә,  Белгәч, көләсегез килә.  (Табышмак)  * Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә.  (Мәкаль)  * Моны миңа сөйләде Алдар,  Әгәр сиңа очраса,  Ул...

* Акыллыга да әйттем − 
Уйлады да белде; 
Акылсызга да әйттем − 
Тыңлады да көлде. 
(Табышмак) 
* Югалткан әйберең түгел, − 
Эзләмичә тапмыйсың. 
(Табышмак) 
* Әйткәч, беләсегез килә, 
Белгәч, көләсегез килә. 
(Табышмак) 
* Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә. 
(Мәкаль) 
* Моны миңа сөйләде Алдар, 
Әгәр сиңа очраса, 
Ул сине дә алдар; 
Болар барсы да ялган, 
Ялган булса да, 
Ак кәгазьгә язылган. 
(Әкият) 
* Үлчәүләрдә үлчәнми, 
Базарларда сатылмый. 
(Акыл) 
* Аршынлы түгел, потлы түгел, 
Һәркемдә бар. 
(Акыл) 
* Бер байлык бар − янмый, 
Карак та урлый алмый, 
Төшеп тә югалмый. 
(Белем) 
* Акыллы чәчә барыр, 
Акылсыз җыя барыр. 
(Белем) 
* Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак, 
Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк 
Нәрсә бар дөньяда? 
(Тел) 
* Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. 
(Мәктәп) 
* Агач түгел − яфраклы, 
Тун түгел − тегелгән. 
(Китап) 
* Кабат-кабат катлама, 
Акылың булса ташлама. 
(Китап) 
* Теле юк − үзе аңлата. 
(Китап) 
* Анда бар да бар. 
(Китап) 
* Өнсез, җансыз − иң якын дус. 
(Китап) 
* Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган. 
(Китап) 
* Ак җир, кара тап, 
Нәрсә булыр, уйлап тап. 
(Китап) 
* Ак ялан, кара сукмак, − 
Йөри белгән эз табар. 
(Китап) 
* Ача да яба, ача да яба, 
Җавабын зирәк таба. 
(Китап) 
* Киштә башында төпле төргәк, 
Аңа һәр өйдә хөрмәт, 
Һәркемгә дә иң кирәк. 
(Китап) 
* Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың. 
(Язу, уку)