Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 ноября 2019 10:43

Зөһрә кыз

Булган, ди, бер карт белән карчык. Аларның Зөһрә исемле бик матур, бик уңган берденбер кызлары булган. Бервакыт карчык үлеп киткән. Үлгән вакытында кызына: «Синең үз гомереңдә бер үтенечең үтәлер», – дип әйткән, ди. Карчыкны җирләгәннәр. Күпмедер вакыт үткәч, карт яңа карчыкка өйләнгән. Бик усал булган ул карчык. Кызга бер дә...

Булган, ди, бер карт белән карчык. Аларның Зөһрә исемле бик матур, бик уңган берденбер кызлары булган. Бервакыт карчык үлеп киткән. Үлгән вакытында кызына: «Синең үз гомереңдә бер үтенечең үтәлер», – дип әйткән, ди. Карчыкны җирләгәннәр. Күпмедер вакыт үткәч, карт яңа карчыкка өйләнгән. Бик усал булган ул карчык. Кызга бер дә көн күрсәтмәгән. Кызның әтисе өйдә булса – бер сүз дә әйтми икән, ә чыгып китсә – азаплый башлый икән. Барлык авыр эшләрне кыздан эшләткән бу. Шулай бервакыт, эш булмагач, теге карчык иләк белән су ташырга кушкан кызга. Айлы төн икән. Күк йөзе аяз, ди. Йолдызлар җемелдәшеп торалар, ди. Кыз шулхәтле интеккән су ташып, һич түзәр әмәле калмаган. Айга караган да: «Әй Ходаем, җирдә болай интегеп яшәгәнче, айга ашырыр идең мине», – дигән. Һәм айга ашкан. Җәбердән котылган. Тулган ай вакытында әтисен сагынуын басалмый гел җиргә карап тора икән ул хәзер.