Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 февраля 2020 08:36

Төз утыру

Сез минем белән килешәсездер, кәкрәеп йөргән кеше бик матур күренми, аның бит әле сәламәтлеккә зыяны да зур. Шуңа күрә, умыртка баганасының төз булуын бала вакыттан кайгыртырга кирәк, чөнки инде умыртка баганасы кәкрәйгәч, аны турайту бик авыр булачак. Гәүдәнең төс кыяфәте бозылуның беренче билгеләрен карап үтик. Бала аркасын туры тотарга тырышса,...

Сез минем белән килешәсездер, кәкрәеп йөргән кеше бик матур күренми, аның бит әле сәламәтлеккә зыяны да зур. Шуңа күрә, умыртка баганасының төз булуын бала вакыттан кайгыртырга кирәк, чөнки инде умыртка баганасы кәкрәйгәч, аны турайту бик авыр булачак.

Гәүдәнең төс кыяфәте бозылуның беренче билгеләрен карап үтик. Бала аркасын туры тотарга тырышса, ул аны эшли алачак, ә гәүдәсен иркенәйтсә, арка кәкрәебрәк китә. Мондый балага аракасын һәрвакыт туры тоту авырлаша, ул иркенрәк позалар сайлый башлый. Кәкерәеп утыру мәктәп балалары арасында еш очрый торган проблема, алар өстәл артында туры утырмау сәбәпле, шушы хәлгә килеп җитәләр.

Баланың аркасы туры булсын дисәк, әти-әниләргә берничә кагыйдәне үтәргә кирәк булыр. Беренчедән, мускул-сөяк төзелеше нык булсын өчен, рациональ рәвештә тукланырга, кальций, аксым күп булган ризыклар ашарга кирәк. Икенчедән, баланың бүлмәсендә тиешле дәрәҗәдә яктылык булырга тиеш, чөнки яктылык җитмәгән урында уйнаса, рәсем ясаса, бу шулай ук арканың кәкерәюенә китерергә мөмкин. Баланың эш өстәле дә нормаларга туры килергә тиеш. Карават баланың гәүдә озынлыгыннан зуррак булырга тиеш, аңа каты һәм тигез матрас сайларга кирәк, ортопедик матрас сайлау иң дөресе булыр. Шулай ук баланың аркасы төз булсын өчен спортның файдасы бик зур, иң файдалысы ‒ суда йөзү.

Шулай итеп, баланың сәламәтлеге белән кечкенәдән шөгыльләнергә кирәк, әгәр инде умыртка баганасының кәкрәюен сизсәгез, табибка мөрәҗәгать итү дөрес булыр.