Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 ноября 2019 22:07

Нәни Джеймс

Джеймс кечкенәдән еш авырый торган малай була. Шуңа күрә әти-әниләре аны мәктәпкә бирергә ашыкмый. Джеймс Гринок урта мәктәбендә укый да башлый, ләкин аның еш авыруы моңа нокта куя. Әнисе аны укырга, әтисе язарга өйрәтә, арифметика белән таныштыра. Малай күбрәк үз бүлмәсендә дәрес эшләп утыра торган була. Бервакыт әтисенең кунакка килгән...

Джеймс кечкенәдән еш авырый торган малай була. Шуңа күрә әти-әниләре аны мәктәпкә бирергә ашыкмый. Джеймс Гринок урта мәктәбендә укый да башлый, ләкин аның еш авыруы моңа нокта куя. Әнисе аны укырга, әтисе язарга өйрәтә, арифметика белән таныштыра. Малай күбрәк үз бүлмәсендә дәрес эшләп утыра торган була.

Бервакыт әтисенең кунакка килгән дусты малайның учак янында акбур белән ниндидер сызыклар һәм почмаклар ясап утырганын күреп ала. «Сез ни өчен аңа вакытын заяга уздырырга рөхсәт итәсез, ник аны мәктәпкәгенә җибәрмисез?» – дип сорый ир. Джеймсның әтисе: «Син аны шулай тиз генә бәяләргә ашыкма, иң элек аның нәрсә белән шөгыльләнгәнен белергә тырыш», – дип җавап бирә. Баксаң, малай Эвклид мәсьәләсенә җавап эзләп утырган була.

Фотода: Пар машинасы белән паровозны уйлап тапкан бөек Джеймс Уатт.

Гөлнара Хәйдәрова әзерләде.