Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 ноября 2019 08:13

Көньяк Америка

Көньяк Америка – зурлыгы буенча 4 нче урында торучы материк. Аның мәйданы – 17,8 миллион кв. км. Көньяк Америка территориясендә 12 мөстәкыйль дәүләт һәм бер Франция департаменты – Гвиана урнашкан. Әлеге дәүләтләрнең иң зурысы – Бразилия, ул материкның яртысыннан күбрәген алып тора. Иң кечкенәсе – Суринам, анда барлыгы 560 мең...

Көньяк Америка – зурлыгы буенча 4 нче урында торучы материк. Аның мәйданы – 17,8 миллион кв. км. Көньяк Америка территориясендә 12 мөстәкыйль дәүләт һәм бер Франция департаменты – Гвиана урнашкан. Әлеге дәүләтләрнең иң зурысы – Бразилия, ул материкның яртысыннан күбрәген алып тора. Иң кечкенәсе – Суринам, анда барлыгы 560 мең кеше яши. Көньяк Америкада 387, 5 миллион кеше яши. Алар нигездә испан телендә сөйләшә.

Көньяк Америка гаҗәеп табигате белән аерылып тора. Бу материкта иң мул сулы елга ага, иң озын таулар һәм Җир йөзендәге иң коры чүл сузылып ята. Монда меңләгән экзотик үсемлекләрне һәм сирәк хайваннарны очратырга мөмкин.

Тын океан ярлары буйлап дөньядагы иң озын таулар – Андлар урнашкан. Аларның озынлыгы – 9 мең км. Таулардан искиткеч матур шарлавыклар ага. Аларның иң биеге – Анхель шарлавыгы.

Материкның көньяк өлешендә Җир йөзендәге иң коры чүл – Атакама урнашкан. Бу чүлдә инде 400 ел яңгыр яумаган.

Көньяк Американың тауларыннан дөньяның иң мул сулы елгасы – Амазонка башлангыч ала. Океанга бару юлында аңа 15 мең елга кушыла!

Материкның зур өлешен тропик урманнар алып тора. Аларда төрле пальмалар, лианалар, кавын агачы, матур-матур чәчәкләр үсә. Бөтен дөньяда киң таралган бәрәңге, помидор, кукуруз кебек үсемлекләр дә иң элек Көньяк Америкада барлыкка килгән.

Бу материкта башка бер җирдә дә очрамаган хайваннар бар. Бу – атларның якын туганнары – тапирлар, броненосец, иң зур елан – Анаконда, ерткыч балык – пиранья, пуду боланы һәм ягуар яши.

Гөлнара Хәйдәрова