Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 ноября 2019 12:44

Гади бер кашык турында

Сәлам, дустым! Безне күпләгән предметлар дөньясы әйләндереп алган. Без аларга артык игътибар да бирмибез, ничек бар, шулай кабул итәбез. Менә син, иртән торып, әниең пешергән тәмле ботканы ашарга утырасың. Кулыңа кашык алып, ризыкны кабып, тәмләп карыйсың. Ә менә хәзер өйдә бер генә кашык та калмаган дип уйлап кара. Күз алдына...

Сәлам, дустым! Безне күпләгән предметлар дөньясы әйләндереп алган. Без аларга артык игътибар да бирмибез, ничек бар, шулай кабул итәбез. Менә син, иртән торып, әниең пешергән тәмле ботканы ашарга утырасың. Кулыңа кашык алып, ризыкны кабып, тәмләп карыйсың. Ә менә хәзер өйдә бер генә кашык та калмаган дип уйлап кара. Күз алдына китерүе дә авыр, шулаймы? Бүген без синең белән кашыкның кайчан уйлап табылуы, иң борынгы кашыкларның нәрсәдән ясалуы һәм башка кызыклы фактлар турында сөйләшербез.

Кашык – бөтен дөньяда кешеләр тарафыннан кулланыла торган аш приборы. Ул озын тоткычлы нәни көрәкне хәтерләтә. Аның ярдәмендә сыек һәм куе ризыкларны ашап була.

Кашык чәнечкегә караганда күпкә иртәрәк барлыкка килгән. Формасы белән кашыкны хәтерләткән предметларны безнең эрага кадәр 3 гасырда ук ясый башлыйлар. Алар яндырылган кызыл балчыктан җитештерелә башлый. Формасы белән ярымтүгәрәк чүмечне хәтерләтә. Алга таба аларны хайван сөякләре һәм мөгезләреннән, агач, таш, чикләвек кабыгыннан, диңгез кабырчыкларыннан, балык сөякләреннән ясыйлар.

Борынгы Римда һәм Грециядә көмештән һәм бронзадан ясалган кашыклар барлыкка килә. Иң кызыгы шул: алар ул вакытта табында утырып ашау өчен файдаланылмый. Ризыкны кул белән ашыйлар, ә кашыклар исә ризыкны болгату һәм зур савыттан кечерәк савытка бүлү өчен кулланыла.

12 гасырда Борынгы Русьта агач кашык ясый башлыйлар. Ә менә Петр I хакимлек иткән чорда үз кашыгың белән кунакка бару гадәте керә. Хәтта җыяла торган кесә кашыклары да барлыкка килә.

Урта гасырларда кашыкларны аккургаштан, җиз һәм бакырдан ясыйлар. Аристократлар исә көмеш һәм алтын кашыктан ашыйлар. 18 гасырда алюминийдан ясалган кашыклар популярлаша. Бу вакытта әлеге металл күптән түгел генә табылганлыктан, ул бик кыйммәт тора. Мәсәлән, Наполеон үткәргән бәйрәм ашларында иң кадерле кунакларга алюминийдан ясалган кашыклар тәкъдим ителә. Башкалар традицион булып саналган алтын һәм көмеш кашыклардан ашый. 20 гасырда тутыкмый торган корыч ачыла. Составында хром булган у металл тутыкмый, күгәрми һәм кашыклар ясау өчен гаять уңайлы дип табыла.

18 гасырда Кытай мәдәниятенә булган кызыксыну бөтен дөньяга чәй церемониясен һәм чәй кашыкларын бүләк итә. Бүгенге көндә аш, чәй кашыклары белән беррәттән кәһвә кашыгы, туңдырма ашый торган махсус кашыйлар да бар.

Текст: Гөлнара Хәйдәрова