Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 ноября 2019 12:14

Төсле карандашлар

Сәлам, дустым! Алдагы язмаларның берсендә без гади карандашның кайчан уйлап табылуы турында сөйләшкән идек. Бүгенге язмабыз – төсле карандашлар хакында. Төсле карандашның грифелен ясау өчен, графит түгел, ә май яисә балавыз, шулай ук төрле бәйләүче элементлар һәм буягычлар файдаланыла. Балавыздан ясалган карандашлар инде Борынгы Грециядә үк кулланылышта йөри башлый. Мондый...

Сәлам, дустым! Алдагы язмаларның берсендә без гади карандашның кайчан уйлап табылуы турында сөйләшкән идек. Бүгенге язмабыз – төсле карандашлар хакында.

Төсле карандашның грифелен ясау өчен, графит түгел, ә май яисә балавыз, шулай ук төрле бәйләүче элементлар һәм буягычлар файдаланыла.

Балавыздан ясалган карандашлар инде Борынгы Грециядә үк кулланылышта йөри башлый. Мондый карандашлар белән ясалган тамгалар кояшта тоныкланмый һәм төсләрен озак саклый. Алар төрле язулар, тамгалар калдыру өчен файдаланыла. Ә менә рәссамнар өчен төсле карандашларны күпләп ясап чыгару бары тик 20 гасырда гына башлана. Гәрчә беренче төсле карандашлар 1820 елда дөнья күрә. Аларның грифеле каолиннан (акбур белән җилем катнашмасыннан) ясалган була.

Элек барлык карандашлар да цилиндр формасында булган һәм еш кына өстәлдән тәгәрәп төшкән. Шуңа күрә соңрак карандашларның тышын алтыпочмаклык формасында ясый башлыйлар.

Россиядә карандашларның тышын ясау өчен Себер эрбете кулланыла. Моның өчен сәламәт агач түгел, ә инде чикләвек бирүдән туктаган агач сайлана. Шулай ук зирек белән юкә агачлары да карандашның тышын ясау өчен яхшы материал булып санала.

Төсле карандашлар рәсем ясау, әзер рәсемнәрне буяу өчен кулланыла. Бүгенге көндә балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә күпләгән буягычлар бар. Галимнәр фикеренчә, мондый буягычларны төсле карандашлар белән буяу арыган кешене ял иттерергә, борчулардан, начар уй-фикерләрдән азат итәргә мөмкин.

Текст: Гөлнара Хәйдәрова

Фото: pixabay.com