Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
31 октября 2019 06:24

Чаңгы кайчан барлыкка килгән?

Сәлам, дустым! Беренче чаңгыларның кайчан уйлап табылуы хакында укыйбыз. Тирән кардан йөрү өчен, батмый торган җайланмалар борынгы төньяк халыклары тарафыннан 15 000–20 000 ел элек уйлап табылган. Борынгы кешеләр, кар өстеннән атлаганда, аяклары туңмасын өчен, аларны хайван тиреләре белән урап йөргәннәр. Соңрак аяк табаннарына туз, йомычка, агач такталар бәйләгәннәр. Болай йөргәндә,...

Сәлам, дустым!

Беренче чаңгыларның кайчан уйлап табылуы хакында укыйбыз.

Тирән кардан йөрү өчен, батмый торган җайланмалар борынгы төньяк халыклары тарафыннан 15 000–20 000 ел элек уйлап табылган. Борынгы кешеләр, кар өстеннән атлаганда, аяклары туңмасын өчен, аларны хайван тиреләре белән урап йөргәннәр. Соңрак аяк табаннарына туз, йомычка, агач такталар бәйләгәннәр. Болай йөргәндә, батмыйча, кар өстеннән бик күп аралар үтәргә мөмкин булган. Беренче чаңгыларның барлыкка килүе дә әнә шул агач такталардан башланган.

Тора-бара агач такталарның формасы үзгәргән. Түгәрәк, овал һәм ракета формасындагы чаңгылар барлыкка килгән. Әкренләп чаңгылар озынайган. Хәзер инде борынгы кешеләр кар өстеннән атлап түгел, ә шуып йөргәннәр. Дөрес, ул вакыттагы чаңгылар бүгенгеләреннән бик нык аерылып торган. Бер чаңгы киң һәм кыска булган, аның ярдәмендә кардан этәрелеп киткәннәр. Икенче аякка киелә торган нечкә һәм озын чаңгы белән кар өстеннән шуарга уңайлы булган.  Вакытлар үтү белән, этәрелеп китү өчен, махсус таяклар уйлап табылган, һәм бары тик нечкә һәм озын чаңгылар гына кулланыла башлаган.

Чаңгыларның борынгы халыклар арасында популяр булуы Себер, Төньяк Урал, Алтай һәм Скандинавия халыклары фольклорыннан да күренә. Борынгы риваятьләрдә, миф һәм хикәятләрдә чаңгыда оста йөрүче кеше иң батыр, иң кыю һәм җитез баһадирга тиңләштерелгән. Шуңа күрә бу әсәрләрнең төп геройлары чаңгыда йөрүчеләр булган.

Норвегия халыклары авыз иҗатында чаңгычыларны яклап, саклап торучы Улльр исемле алла да сурәтләнгән. Скаде исемле хатын-кыз алла исә оста аучы һәм чаңгычы образында тасвирланган.  

Россиянең төньягында яшәүче халыкларның мифларында да чаңгычыларга зур игътибар бирелгән. Ханты халкының борынгы мифларында күктәге Киек каз юлы аучылар алласы Тунк-Покска нисбәт ителә. Имеш, ул бервакыт чаңгыда поши артыннан куа чыккан. Бик озак чаба торгач, поши, сикереп, күккә менеп киткән. Тунк-Покс та аның артыннан күккә ашкан. Артыннан бары ак эз генә күренеп калган.

Шул рәвешле элек-электән чаңгыда йөрү бик популяр булган. Аучылар һәм хәрбиләр чаңгыны тизлек һәм уңайлылык өчен кигәннәр. Халыкның күп өлеше исә чаңгыда күңел ачу һәм сәламәтлекне ныгыту өчен йөргән.

текст: Гөлнара Хәйдәрова

фото: pixabay.com