Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 октября 2019 20:02

Без – Җир шары балалары

Сәлам, дустым! Дөньяда меңләгән шәһәрләр, илләр бар. Син, мәсәлән, Россиядә, Джон – Англиядә, Астрид – Швециядә, Томаш Словакиядә яши. Сез төрле, төс-кыяфәтләрегез дә, телләрегез дә, үз-үзегезне тотышыгыз да аерылып тора. Тик шулай да сине, мине, аларны һәм дөньядагы барлык кешеләрне берләштерүче бер сәбәп бар. Без барыбыз да – Җир шарында...

Сәлам, дустым! Дөньяда меңләгән шәһәрләр, илләр бар. Син, мәсәлән, Россиядә, Джон – Англиядә, Астрид – Швециядә, Томаш Словакиядә яши. Сез төрле, төс-кыяфәтләрегез дә, телләрегез дә, үз-үзегезне тотышыгыз да аерылып тора. Тик шулай да сине, мине, аларны һәм дөньядагы барлык кешеләрне берләштерүче бер сәбәп бар. Без барыбыз да – Җир шарында яшәүчеләр.

Җир шары ул – безнең уртак йортыбыз. Ул матур, уникаль һәм кабатланмас. Шуңа күрә аның тарихын, бүгенгесен, байлыкларын, планетабызда яши торган җан ияләрен өйрәнү файдалы һәм кызыклы булыр дип уйлыйм.

Галимнәр фикеренчә, Җир шары әллә кайчан, моннан 4, 5 миллиард ел элек барлыкка килгән. Озак вакыт Җир җансыз таш формасында булган һәм 200 миллион елдан соң гына планета эчендәге радиацион материаллар зур күләмдә җылылык бүлеп чыгара башлаганнар. Шулай итеп планета эчендәге кайбер материаллар, аның өстенә чыгып, су пространствосы барлыкка китергән, икенчеләре атмосфера газларына әверелгән. Шулай итеп әкренләп океаннар, аларда яшәүче тере организмнар барлыкка килгән.

Грек галиме Эратосфен фикеренчә, Җирдә элек бер генә материк – Пангея булган, аннары ул Гондванаа белән Лавразиягә бүленгән, ә алардан бүгенге көндәге барлык материклар пәйда булган.

Ә менә материклар, океаннар турында белергә теләсәң, «Беләсем килә» сәхифәсенең алдагы язмаларын укып бар!

Гөлнара Хәйдәрова