Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 сентября 2019 08:23

Томан ничек барлыкка килә?

Сәлам, дустым! Иртә белән мәктәпкә һәм балалар бакчасына барганда, синең җир өстенә сузылып яткан томанны күргәнең бардыр. Нәрсә соң ул томан? Ул ничек барлыкка килә? Томан ул – җир өслегендәге болыт. Күктәге болыт белән томан арасында бернинди аерма да юк. Болыт җир яисә сулык өслегендә булганда, без аны «томан» дип...

Сәлам, дустым! Иртә белән мәктәпкә һәм балалар бакчасына барганда, синең җир өстенә сузылып яткан томанны күргәнең бардыр. Нәрсә соң ул томан? Ул ничек барлыкка килә?

Томан ул – җир өслегендәге болыт. Күктәге болыт белән томан арасында бернинди аерма да юк. Болыт җир яисә сулык өслегендә булганда, без аны «томан» дип атыйбыз. Гадәттә томан төнлә яисә иртән-иртүк пәйда була. Ул җылы җир яисә су өстенә төшүче салкын һава нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Томанны еш кына көз көне күрергә мөмкин. Бу вакытта һава җир яисә суга караганда тизрәк суына. Җылы һава белән салкын һава кушылганда, томан барлыкка килә дә. Шәһәрдәге томан авылныкына караганда күпкә куерак. Шәһәр һавасында тузан белән корым күп. Алар, су бөртекләре белән кушылып, куе юрган хасил итәләр.

Җирнең иң томанлы районы булып Ньюфаундлендның (Канада) атлантик су буе санала. Бу җирдә җылы дымлы һава Поляр түгәрәк ягыннан агучы салкын су белән очраша. Суның салкыны җылы һаваны кечкенә су тамчыларына әйләндерә. Бу су тамчылары яңгыр хасил итү өчен җитәрлек зурлыкта түгел. Шуңа күрә алар яңгыр булып яумыйлар, ә томан булып һавада эленеп торалар.

Ә менә Сан-Францискодагы томаннар бөтенләй башкача барлыкка килә. Монда иртәнге салкынча бриз җылы ком дюналары ягына исә. Комны юешләп, яңгыр явып узган булса, парга әйләнеп барган дымнан куе томан катламы барлыкка килә.

Ә ни өчен томан болытка караганда куерак булып күренә соң? Бу томан тамчыларының яңгыр тамчыларына караганда кечерәк булуына бәйле. Күпсанлы вак тамчылар яктылыкны эре яңгыр тамчыларына караганда күбрәк йоталар. Шуңа күрә томан безгә куерак булып тоела да.

Гөлнара Хәйдәрова