Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 июня 2020 08:18

Балалар бакчасы

Балалар бакчасына Кызлар, малайлар килә. Кичкә кадәр әниләрен Алар зарыгып көтә.     Көне буе бакчада Өйрәнәләр төрлегә Рәсем ясау, ябыштыру Аларның теләгендә.     Кашык тотудан башлана Киенергә үзлектән Шигырь ятлау, китап уку Телиләр чын күңелдән.     Төрле уеннар уйныйлар Бииләр дә, җырлыйлар Эх рәхәт чак, балачак Мәңге...

Балалар бакчасына

Кызлар, малайлар килә.

Кичкә кадәр әниләрен

Алар зарыгып көтә.

 

 

Көне буе бакчада

Өйрәнәләр төрлегә

Рәсем ясау, ябыштыру

Аларның теләгендә.

 

 

Кашык тотудан башлана

Киенергә үзлектән

Шигырь ятлау, китап уку

Телиләр чын күңелдән.

 

 

Төрле уеннар уйныйлар

Бииләр дә, җырлыйлар

Эх рәхәт чак, балачак

Мәңге истә калачак!

Назмиева Камиля Фанзилевна

Казан шәһәре 147 нче балалар бакчасы тәрбиячесе