Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 сентября 2019 12:14

Яшелчәләр турында табышмаклар

Җир астында җиз бүкән. Ул ни икән? (Бәрәңге) *** Җир астында җиз бүкән, Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге) *** Чәчәге агачында, Алмасы тамырында. (Бәрәңге) *** Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә) Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган) *** Түтәлдә үсә, яфраклары яшел, үзе бик ачы (Суган) *** Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм....

Җир астында җиз бүкән.

Ул ни икән? (Бәрәңге)

***

Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)

***

Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

***

Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә)

Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)

***

Түтәлдә үсә, яфраклары яшел, үзе бик ачы (Суган)

***

Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)

***

Үзе кызыл төстә, түгәрәк формада, түтәлдә үсә торган яшелчә (Помидор)

***

Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)

***

Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур,

Аны кем әйтер? (Помидор)

***

Озынча, түтәлдә үсә, яшел төстә, эчендә бик күп орлыклары бар (Кыяр)

***

Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт. (Кыяр)

***