Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 июня 2020 08:50

Карбыз алыргамы, юкмы?

Карбыз алырга ашыкмагыз Базар һәм сәүдә үзәкләрендә карбыз сата башладылар. Бигрәк тә кызу көннәрдә сусыл карбыздан авыз итәсе килә. Бәясе шактый алырга ашыкмагыз кыйммәткә төшсә дә алабыз. Ә өйгә кайткач кисеп карасаң... Кыскасы, ел да шул ук хәл. Җитмәсә, мондый карбыз ашап, агулануың да ихтимал. Карбызны ярып була, әмма... Карбыз...

Карбыз алырга ашыкмагыз

Базар һәм сәүдә үзәкләрендә карбыз сата башладылар. Бигрәк тә кызу көннәрдә сусыл карбыздан авыз итәсе килә. Бәясе шактый алырга ашыкмагыз кыйммәткә төшсә дә алабыз. Ә өйгә кайткач кисеп карасаң... Кыскасы, ел да шул ук хәл. Җитмәсә, мондый карбыз ашап, агулануың да ихтимал.

Карбызны ярып була, әмма...

Карбыз һәм кавын ашап агулану күп очракта әлеге җимешләрдәге нитрат күләменә бәйле. Үстергәндә тизрәк өлгерсен дип аларны махсус ашламалар белән эшкәртәләр. Карбызда тиешле нитратлар күләме 60 мг/кгдан арт­маска тиеш. Вакытыннан алда өлгергән карбызларда бу күрсәт­кеч 10 тапкыр күбрәк була икән. Шул ук вакытта киселгән җимештә бактерия һәм инфекция­ләр дә күп үрчи. Гомумән, сату урыннарындагы санитар та­ләп­ләр күп очракта үтәлми дә. Карбыз сату нокталарына барып җиткәнче бер җирдән икенче урынга күчерелеп йөртелә. Хәтта карбыз кисеп биргән пычак­ның чисталыгыннан да шикләнергә кирәк. Шуңа да гап-гади санитар таләпләрне үтәү күп очракта агуланудан саклап калырга мөмкин.

Карбыз ашаганнан соң, хәлсезлек, баш авырту, күңел болгану, аяклар зәңгәрләнү, эч китү күзә­телсә, димәк, сез агулангансыз. Бу билгеләр 2-3 сәгать үтүгә барлыкка килә. Шул ук вакытта агуланучының гәүдәсе калтырарга, көзән җыерырга да мөмкин.

Сыйфатсыз карбыз ашау бала имезүче аналарга һәм бер яше тулмаган балаларга бигрәк тә зыянлы. Йөкле хатын-кызларның баласы төшү куркынычы да бар. Карбызны гадәттә табынга күп итеп турап куялар. Шуңа да начар карбызны никадәр күп ашасаң, шуның кадәр зыянлы булачак. Мондый төр җиләк-җимешләр белән агулану хроник авырулар, мәсәлән, шикәр диабеты, сидек юллары авырулары, төрле шешләр, ашказаны ялкынсыну, пиелонефрит белән инте­гү­челәр өчен куркыныч.

Әгәр дә карбыз белән агуландым дип уйлыйсыз икән, «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк. Алар кил­гәнче сыек кына марганцовка төнәтмәсе эчәргә, бер­ничә төймә активлаштырылган күмер кабарга, клизма куярга мөмкин.

Юлда сатылганга кызыкма

Гадәттә җиләк-җимешне әй­бәт­ләп юасың да рәхәтләнеп ашыйсың. Мәсәлән, без алманы ничек ашарга, ничек сайларга дип беркайчан сөйләшмибез. Тик карбыз белән санлашмыйча булмый. Карбыз сайлауның үз кагыйдәләре бар. «Кыз» яки «малай» карбызмы, баллымы-түгелме икәнлеген дә билгеләүче әллә нинди искәрмәләр бар. Бу хакта без карбыз сезоны җиткәч тагы бер кат язарбыз әле. Бүген исә карбыз сатып алуның кайбер таләпләре булуын әйтәсе килә. Беренчедән, олы юллар, автотрасса, ягулык салу станцияләре янында, зур базарларда карбызны сатып алмаска кирәк. Бу җимеш кургаш кебек начар газларны үзенә тиз сеңдерә. Шуңа да мондый сату урыннары юлдан 10-20 метр читтә урнаштырылырга тиеш. Аннан җиргә җәеп салган җиләк-җимешләрдән чит­тәрәк йөрегез. Карбызны пычрак җиргә куйган сатучыдан алмаска гына кирәк. Табынга куйганда кабыгын чистартсагыз бигрәк тә яхшы, организмга азрак бак­те­рияләр керер.

Чыны август азагында өлгерә

Карбыз сату сезоны башланмаган әле, әмма инде эре сәүдә үзәкләрендә һәм базарларда әлеге җимешләрне шыплап тутырганнар. Ә белгечләр аларга кызыкмаска киңәш итә. Үзебездә үстерелгән карбызлар бары тик август башында гына өлгерә башлап сатуга чыга икән. Әйтик, Әстерхан якларында карбыз үстерүче фермерлар июль башында әле карбызның берничек тә табигый шартларда өлгерә алмавын әйтә. Хәзер исә аны махсус ашламалы туфракка күмеп өлгертәләр, дип белдерә алар. Бездә чын карбызны бары тик август башында гына күрергә мөмкин икән. Ә күпләп сатуга чыгару август азагына туры килә. Белгечләр дә, бүген сатылучы карбызларда нитрат күләме куркыныч дәрәҗәдә дип билгели. Аны махсус җайланма белән дә тикшерергә була.

 

Әлегә рөхсәт юк

ТР Роспотребнадзор белгеч­ләре әлегә республикада агуланучылар теркәлмәвен әйтә. Шул ук вакытта татлы ризыкны сайлап алу кагыйдәләрен онытмаска киңәш итә. Өлгергән карбыз зур һәм җиңел булырга тиеш. Болай булса, ул баллы да була. Карбызга сугып караганда ул тонык тавыш бирергә, көч белән басып карасаң – ярылып китәргә тиеш. Кар­бызның койрыгы инде кипкән булу кирәк. Тышчасы исә бик тә ачык төсләрдән торырга тиеш. Әгәр дә кызыл төс шәмәхә төсләр белән катыша икән, мондый карбызны ашамагыз.

Өлгергән кар­бызның эчендәге җеп­селләре сары түгел, ә ак төстә була.

Карбызның йомшагын стакандагы суга салгач, ул бераз тонык­ланып кына китәргә тиеш. Ә инде су кызыл яки ал төскә керсә, бу карбызны, зинһар, ташлагыз. Кавын һәм карбыз кебек җимешләр кайда гына сатылса да, ул киштәләрдә киселмәгән килеш торырга тиеш.

https://www.116tat.ru/2015/07/karbyz-alyrga-ashykmagyz.html?m=0