Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 мая 2020 11:13

«Хуш бакчам» Мәктәпкә әзерлек төркеме

Максат:  Шөгыльләрдә өйрәнгән барлык материалларны гомумиләштерү. Мәктәпкә барырга  теләк уяту, укуга кызыксыну тудыру. Балаларда бәйрәм рухы булдыру. Материал: дидактик уеннар очен материаллар, геройлар өчен кием, маскалар. Зал бәйрәмчә бизәлгән. Плакатлар, шарлар куела. Тәрбияче: Исәнмесез хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар. Бүген без сезнең белән балаларның күңелләрендә иң якты хәтирә булып сакланып калачак  «Хуш бакчам» кичәсенә...

Максат:  Шөгыльләрдә өйрәнгән барлык материалларны гомумиләштерү. Мәктәпкә барырга  теләк уяту, укуга кызыксыну тудыру. Балаларда бәйрәм рухы булдыру.

Материал: дидактик уеннар очен материаллар, геройлар өчен кием, маскалар.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Плакатлар, шарлар куела.

Тәрбияче: Исәнмесез хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар. Бүген без сезнең белән балаларның күңелләрендә иң якты хәтирә булып сакланып калачак  «Хуш бакчам» кичәсенә җыелдык.

Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр! Менә күңелле дә, моңсу да бәйрәм көнебез килеп җитте. Бүген бездә иң истәлекле, күңелдә кала торган бәйрәмнәрнең берсе. Без бакчабызның иң зур балаларын мәктәпкә озатабыз. Балаларның бездән китүе бик ямансу булсада, без чын күңелдән шатланабыз да. Күрегез алар нинди шат, сау сәламәт, белем алырга омтылып торалар. Аларга сәламәтлек, уңышлар телик. Зур алкышлар белән, балаларыбызны каршылыйк.

(саубуллашу көе яңгырый, балалар ярымтүгәрәк ясап залга керә)

                   Олы бәйрәм бүген бездә

                   Зурлар инде күбебез

                    Бакча белән хушлашабыз

                    Бүген соңгы көнебез.

          Тик елыйсы килә минем

                    Инде ни хәл итәсе?

                    Бакчадан, дуслар яныннан

                    Бер дә килми китәсе.

 

                    Тәрбияче апа елый,

                    Бу дөнья кызык кына

                    Китәсе килми моннанда

                    Мәктәп тә кызыктыра.

                    Күңелле дә, күңелсез дә

                    Хәлемне белмиләр шул

                    Китмәс идем, зур балалар

                    Бакчага йөрмиләр шул.

                   Гел карап торырмын инде

                   Шушы бакча ягына

                   Нигә укытмыйлар икән

                   Шушы бакчада гына?

Җыр: «Җирдә миңа ни кирәк?»

( Белмәмеш керә)

Белмәмеш: Тавышлар ишеттем дә монда кереп чыгарга булдым әле. Мин Белмәмеш. Күрәм, сезнең бүлмәгез бизәлгән, ниндидер язулар да элгәнсез. Мин кая килеп эләктем соң?

Алып баручы: Син Белмәмеш «Әтәчкә» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек Б төркемендә уздырылучы «Хуш бакчам» күңел ачу кичәсен килеп эләктең.

Белмәмеш: Хуш бакчам? Бакча белән хушлашып кая китәләр соң алар?

Кая китәсез сез балалар? (мәктәпкә) Анда нишлиләр соң?

Алып баручы: Мәктәптә нишләгәнне беләсең киләме? Хәзер балалар сиңа җырлап күрсәтерләр.

Җыр: «Өйрәтәләр мәктәпләрдә»

Белмәмеш: Бик күп әйберләргә өйрәтәләр икән. Менә мин мәктәпкә бармыйм. Рәхәтләнеп урамда уйнап йөриячәкмен. Мин беләсезме нәрсәләр эшләргә яратам? Белмисез шул. (сумкасыннан ала күрсәтә).

Минем бу сумкамда әллә нәрсәләр бар. (бушата) (уенчыклар, төрле буш савытлар, кирпеч, ташлар һ.б.)

Алып баручы: Балалар мәктәп сумкасына шулкадәр әйберләр тутырырга ярыймы? (Юк).

Белмәмеш: Ә нәрсәләр тутырырга ярый (бетергәч. пенал. дәфтәр, һ.б.)

Әйдәгез алайса «Кем тизрәк» уенын уйнап алабыз. (мәктәп сумкасына уку кирәк яракларын тутырып ярышу)

Белмәмеш: Хәзер мин сумкамны саклап кына йөртермен. Аңа кирәкле әйберләр генә тутырырмын. Рәхмәт сезгә балалар! Миңа китәргә вакыт. Мин дә мәктәпкә барырга җыенам әле. Сау булыгыз! (Сау бул, Белмәмеш)

Җыр: «Хушлашабыз бакча белән» (ишек шакыйлар, Аленушка керә)

Аленушка: Здравствуйте ребята! Меня завут Аленушка. Я потеряла свего братца Иванушку. Вы не видели его? (нет). А что увас за праздник?

Алып баручы: Мы провожаем детей в школу. У нас сегодня «Выпускной бал»

Аленушка: Что же мне делать? Как братца найти?

Алып баручы: Не горюй Аленушка. Наши дети тебе сказку покажут. Может  ты там и встретиш своего братца?

Инценировка «Жадина»

Аленушка: Ой здесь только зверята, моего брадца не видно.

(ишек артында тавыш ишетелә: Аленушка! Аленушка!)

Аленушка: Ой кажется Иванушка нашелся! Досвидания ребята и зверята.

На память я вам оставлю свой колокольчик. Как только вам станет грустно вы звените, обязательно кто нибудь появится.

Алып баручы: Спасибо Аленушка! Менә балалар тылсымлы  кыңгыравыбыз да булды.

                        Уенчыклар моңсу карый

                        Күзәтәләр гел безне

                        Укый башлыйбыз бу көзне

                        Ала алмыйбыз сезне.

                        Үпкәләмәгез апалар,

                        Борчыган чаклар булды.

                        Мәктәптә бик шаярмабыз

                        Хәзер без зурлар инде.

 

              Үтте кечкенә чагыбыз

                        Рәхмәт сезгә, апалар.

                        Чәчәкләр дә бүген безгә

                        Ак юл теләп калалар.

Җыр: Теперь ученики

                       Өйрәттегез безне бакчаларда

                       Хәреф танып, саннар язырга

                       Кечеләрне һәрчак яратырга

                       Ә зурларны хөрмәт итәргә.

                      Сез бит безгә бик күп белем биреп

                      Өйрәттегез бик күп нәрсәгә

                      Бик күп нәрсәгә

                      Намус, хезмәт, тырышлык белән

                      Өйрәттегез дөрес яшәргә

  Бакчада җырладык, уйнадык

                      Бәйрәмнәр үткәрдек, яшәдек күңелле.

                      Бу матур биюләр

                      Сезнең дә тырышлык түгелме?

«Современный танец»

Тәрбияче: Әйдәгез әле, күңелсезләнмик, тылсымлы кыңгырауны чыңлатыйк.

(Синус керә)

Синус: Исәнмесез балалар! (исәнмесез) Мин чит планета кешесе. Минем исемем Синус. Сез миңа хәбәр салдыгыз, мин килеп җиттем. Сезнең мәктәпкә китәргә җыенуыгызны мин беләм. Хәзер мәктәпкә бик белемле балаларны гына алалар. Мин сезгә уеннар алып килдем, сезнең тапкырлылыгыгызны, зирәклегегезне сынап карыйм.

Табышмакның җавабын бел:

     Артта калмас иярер

     Найчар булсаң сөйрәлер. (укучы сумкасы)

    Үзе укый белмәсә дә,

     Гомере буе яза.(ручка)

     Бер тартмада алды дус.

     Алтысында алты төс.

     Ләкин алар барсы да

     Башкаралар бер үк эш. (төсле карандашлар)

      Юк аягы, юк күзе,

      Сөйли, өйрәтә үзе,

       Телгә анна оста юк,

       Анна якын дус та юк.(китап)

       Сумка тотып керәсең,

       Белем алып чыгасың. (мәктәп)

Синус: Сез бик тапкыр икән,табышмакның җавпларын белдегез

Мәсъәләләр чишү

(телдән)

( математик уен)

Дидактик уен «Сүзләр төзе»

«Мәктәп»

«Китап»

«Сумка»

Синус: Сез барыгыз да бик тырыш балалар икән, мәсьәләләрне дә бик тиз чиштегез, сүзләрне дә бик тиз төзедегез. Мин сезгә хәерле юл телим! Һәрвакыт шулай ягымлы һәм сәламәт булыгыз. Сау булыгыз.

(сау бул Синус)

Җыр: «Балалар тавышы»

Тәрбияче: Балалар! Сезне бакчада үз балаларыдай якын күреп, сезгә барлык күңел җылысын биреп тәрбияләгән, иркәләгән, назлаган балалар бакчасы коллективина рәхмәт әйтик.

        Беләм апа, беләм

        Син бит орышсаң да,

        Якын итеп кенә орыштың

        Өйрәткәннәрне белмәсәк,

        Әниләрчә син бит борчылдың.

        Өстәлебез һәрвакытта

        Тәмле аштан тулы иде

         Рәхмәт уңган апаларга

        Тамагыбыз гел тук иде.

        Тәртипсез чаклар булгандыр

         Шаян чак та булгандыр

         Барысы өчен, барысы өчен,

         Апалар гафу итсен

          Аларда булган сабырлык

          Гомер буена җитсен

Бию: Современный танец

                    Әни күк кайгыртып йөрде

                    Илсөя апабыз.

                    Көләч йөзле, күркәм үзе

                   Дәртле сүзе.

                   Аңа рәхмәт әйтәбез.

                  Лилия апа көндә кереп

                   Хәлебезне белеште

                   Акыллы, зирәк фикерләр

                   Киңәшләрен биреште.

 

                  Укол кадасагыз да

                   Сез безгә шундый якын

                   Медсестра апаларны зурлыйбыз

                   Рәхмәт әйтәбез тагын.

Җыр: «До свидания детский сад»

                    Син оялта белдең кирәк чакта

                     Юата да белдең кирәктә.

                     Җылы сүзең, налы күз карашың

                     Тәрбияче апам, йөрәктә.

                    Луиза апбыз лаек

                     Мактауның зурысына

                     Сабырлыгы, уңганлыгы

                     Үрнәк булыр барысына.

                    Физкультура, гимнастика ясарга

                     Яхшы, мату, төз итеп басарга

                     Өйрәтүче Альбина апага рәхмәт

                     Күрегез без нинди сау сәламәт

Бию: «Физкультура»

                     Менә тәмам кичәбездә

                     Моңсу бит ул хушлашу

                     Вальс биик әле дуслар

                     Вальс- ул саубуллашу

Бию. «Вальсе»

                     Әниләрнең күзе нигә яшьле

                     Нигә моңаялар апалар.

                     Канат кагып алга кузгалабыз,

                     Алда борма юллар яталар.

     Җыр: «Тәрбиячем»

                     Шаяра алмыйм, никтер моңсу бүген

                     Шушы көнне күптән көтсәм дә.

                     Бакчам чыкмас истән, оныта алмам

                     Саубуллашып аннан китсәм дә.

                     Каршылыклар булыр, зур киртәләр

                     Авыр булыр безгә кайчакта,

                     Бакчабызны, дуслар, апаларны

                      Сагынырбыз әле шул чакта.

Бергә: Сау бул сабый чагым, сау бул гамьсез чагым

             Сау бул «Әтәчкәем», җылы кочагым.

Җыр «Әйлән–бәйлән»

Алып баручы: Менә безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты.

Котлау өчен сүзне балалар бакчасы мөдиренә бирәбез.

Хәзер сүзне котлау өчен.....

Садыкова Раиля