Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 мая 2020 07:17

Мамо рецепты

Тәския Вәгыйзова үзе яратып ашый торган Мамо рецепты белән уртаклаша. Эчлек: 500 грамм тавык фаршы, 500 грамм бик вак итеп туралган кәбестә, 3-4 суган, кишер, тоз һәм борыч, төрле ачы тәмләткечләр. Камыр өчен: 1стакан кайнар су, йомырка, тоз, 2 аш кашыгы сыек май, он. Камыр җәеп, мамолар ясарга һәм парда...

Тәския Вәгыйзова үзе яратып ашый торган Мамо рецепты белән уртаклаша. Эчлек: 500 грамм тавык фаршы, 500 грамм бик вак итеп туралган кәбестә, 3-4 суган, кишер, тоз һәм борыч, төрле ачы тәмләткечләр.

Камыр өчен: 1стакан кайнар су, йомырка, тоз, 2 аш кашыгы сыек май, он. Камыр җәеп, мамолар ясарга һәм парда пешерергә. Соус өчен: 1 стакан йогырт, 1 яңа өзелгән кыяр, 2 тырнак сарымсак. Соус ингредиентларын блендер белән вакларга яки угычтан чыгарырга. «Аның тәмлелеген әйтү генә аз, бик тәмле, уңайлы, җиңел ризык, ашларыгыз тәмле булсын», - ди Тәския ханым.