Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 августа 2019 13:43

Республика балалар хастаханәсенә журналлар һәм фотокүргәзмә бүләк иттеләр

Республика клиник балалар хастаханәсендә «Балачак — канатлы таган» фотокүргәзмәсе ачылды. Хастаханә пациентларына балалар журналларына язылу бүләк итү хәйрия чарасында «Татмедиа» агентлыгы катнашты. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин фотогалереяне балалар хастаханәсенә бүләк итеп тапшырды. «Бу безнең журналларда эшләүче фотографларның эшләре. Без фоторәсемнәр даими рәвештә күз алдында булырга тиеш дип уйладык, чөнки...

Республика клиник балалар хастаханәсендә «Балачак — канатлы таган» фотокүргәзмәсе ачылды. Хастаханә пациентларына балалар журналларына язылу бүләк итү хәйрия чарасында «Татмедиа» агентлыгы катнашты. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин фотогалереяне балалар хастаханәсенә бүләк итеп тапшырды.

«Бу безнең журналларда эшләүче фотографларның эшләре. Без фоторәсемнәр даими рәвештә күз алдында булырга тиеш дип уйладык, чөнки бу бик якты күргәзмә. Караган саен сөендереп торсын өчен, без аларны республика хастаханәсенә бүләк итәргә булдык», - диде Кузьмин.

Күргәзмәдә Владимир Васильев, Анна Арахамия, Илназ Мөхәрләмов һәм Ринат Низаметдиновның эшләрен тәкъдим иттеләр.  «Балалар хайваннарны ярата, шуңа күрә минем фоторәсемдәге кыз кулында тавык тоткан. Өстәвенә, бу кош, чыннан да, кулга ияләшкән — балалар аны шул тиклем яраткан», - дип сөйләде фотограф Анна Арахамия.

Шулай ук хастаханәнең кечкенә пациентларына «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына язылу бүләк иттеләр. Республика клиник балалар хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдинов фикеренчә, журналлар балаларга буш вакытларын төрлеләндерергә һәм беразга булса да авырулары турында онытып торырга ярдәм итәчәк. Ә әниләр һәм хастаханә хезмәткәрләре «Сөембикә» журналын укый алачак.

«Республика клиник балалар хастаханәсе пациентлары һәр ай саен 50 данә «Салават күпере» журналын алачак. Уеннар, әкиятләр балаларга вакытны кызыклы үткәрергә ярдәм итәр һәм ата-аналарга бу чорны җиңеләйтер дип өметләнәм. Чөнки еш кына  хастаханәдә нәрсә белән шөгыльләнергә белмисең, ә смартфон - вакытны үткәрү өчен иң файдалы ысул түгел», - дип сөйләде «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова. 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/14/191549/