Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 августа 2019 11:53

«Печән Базары» фестивалендә без дә булабыз!

17-18 августта Кабан күле яр буенда «Печән Базары» фестивале була.  Биредә яшь дизайнерлар, кулинарлар, музыкантлар һәм башкалар җыела. Тематик остаханәләр, лекторийлар, тәмле тәм-томнарны татып карау, оригиналь бүләкләр сатып алу, дизайн-маркет, балалар һәм гыйлем мәйданчыгы, лекторий, экодвор, каллиграфия, бию for you һ.б. була. Бу турыда  Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте. Балалар өчен мәйданчыкта Казанның әйдәп баручы балалар...

17-18 августта Кабан күле яр буенда «Печән Базары» фестивале була.  Биредә яшь дизайнерлар, кулинарлар, музыкантлар һәм башкалар җыела. Тематик остаханәләр, лекторийлар, тәмле тәм-томнарны татып карау, оригиналь бүләкләр сатып алу, дизайн-маркет, балалар һәм гыйлем мәйданчыгы, лекторий, экодвор, каллиграфия, бию for you һ.б. була. Бу турыда  Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Балалар өчен мәйданчыкта Казанның әйдәп баручы балалар үзәкләреннән бик күп кызыклы остаханәләр һәм уеннар тәкъдим ителә. Балалар «Шаян ТВ», «ALIF» балалар үзәгеннән нейро-уеннарда, «Сладость в радость» студиясеннән кулинария мастер-классларында, «Академия навыков» үзәгенең мастер-классларында һәм өстәл тренинг- уенында, «Сабыйлар» балалар үзәгенең мастер-классларында катнаша ала. 

Әлеге мәйданчыкка Татарстан Республикасы Милли китапханәсе үз фондларын алып киләчәк, ә Лилия Исхакова балаларга «Бану маҗаралары»н укыячак. Бу китапны бастыруга күп көч киткән,  ә аны бастыру өчен акча җыюда бөтен дөнья кешеләре ярдәм күрсәткән. Мәйданчыкның эш вакыты: 12:00-19:00.

«Сәяхәтче китаплар» күргәзмәсе, буккроссинг, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен остаханәләр, «Әбүгалисина» интеллектуаль квиз, «тере китап» — популяр шәхесләр татар әдәбияты классикасын укыячаклар, шигъри баттл – барысы да Әдәбият мәйданчыгында узачак. Мәйданчыкның эш вакыты: 12:00-19:00.

Шулай ук «Салават күпере» журналханәсе дә үзенең мәйданчыгына чакырып кала. Шүркә белән кызыклы уеннар, аквагрим - сезнең хозурда булачак. Рәхим итегез, дуслар!

Фото: А.Эшкинин

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/12/191414/