Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 августа 2019 11:34

Мәгариф министрлыгы Белем бәйрәмен 2 сентябрьгә күчермәскә киңәш итте

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләренә Белем көнен 1 сентябрьдә (ул быел якшәмбегә туры килә) үткәрергә киңәш иткән. ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте. «Карарны белем бирү оешмасы кабул итә, ә без шундый киңәш бирдек. 1 сентябрь бөтен республика күләмендә...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләренә Белем көнен 1 сентябрьдә (ул быел якшәмбегә туры килә) үткәрергә киңәш иткән. ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Карарны белем бирү оешмасы кабул итә, ә без шундый киңәш бирдек. 1 сентябрь бөтен республика күләмендә Белем көне булырга тиеш дип саныйбыз, коллегаларыбызга да шул хакта әйттек. Монда теләк бер генә – ата-аналар һәм балалар, гаиләләргә тулы составта бу бәйрәмгә килергә мөмкинлек бирү», - диде ТР мәгариф һәм фән министры.

Рафис Борһанов сүзләренчә, 1 сентябрьдә эшләячәк укытучыларга ял бирәчәкләр. «Әлбәттә, аннары бер көн ял бирәчәкбез. Бу мәсьәләне дә белем бирү оешмасы хәл итә», - дип искәртте ул.

«1 сентябрь — бәйрәм көн. Ул беренче сыйныфлар, шулай ук гомуми мәктәпкә күчүче бишенче сыйныф укучылары өчен аеруча зур бәйрәм. Шунлыктан балаларны бу бәйрәмне әти-әниләре белән бергәләп үткәрү мөмкинлегеннән мәхрүм итәсе килми», - дип өстәде ТР мәгариф һәм фән министры.

Әлеге бәйрәмне совет заманында билгеләп үтә башладылар. Ул рәсми төстә Белем көне буларак 1984 елда СССР Югары Советы Президиумының «1 сентябрьне бөтенхалык бәйрәме – Белем көне дип игълан итү турында»гы Указы белән гамәлгә куелды.

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/13/191490/