Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 августа 2019 12:45

Рүзәл – дөнья чемпионы

Татарстанның Яр Чаллы шәһәреннән 9 яшьлек укучы менталь арифметика буенча дөнья чемпионы булган. Бу хакта, MindSkills Мәгариф порталы хәбәр итә. Җиңүче – Рүзәл Сәлахетдинов. Тайваньда Таоюань шәһәрендә узган олимпиадада 10нан артык илдән вәкилләр катнашкан. Чемпион исеменә лаек булуы кыен, өстәвенә, Рүзәл 20 елдан артык менталь арифметика белән шөгыльләнүче Тайвань, Гонконг,...

Татарстанның Яр Чаллы шәһәреннән 9 яшьлек укучы менталь арифметика буенча дөнья чемпионы булган. Бу хакта, MindSkills Мәгариф порталы хәбәр итә. Җиңүче – Рүзәл Сәлахетдинов. Тайваньда Таоюань шәһәрендә узган олимпиадада 10нан артык илдән вәкилләр катнашкан.

Чемпион исеменә лаек булуы кыен, өстәвенә, Рүзәл 20 елдан артык менталь арифметика белән шөгыльләнүче Тайвань, Гонконг, Кытай кебек илләрдән килгән катнашучылар белән көч сынашкан.

Чемпионның юлы җиңелләрдән булмый. Ул зур тырышлык һәм даими күнегүләр таләп итә. Рүзәлнең тырышлыгы, әти-әнисе Рәзинә һәм Рәис Сәлахетдиновлар ярдәме, шулай ук тренеры - Айрат Ягъфәровичның грамоталы методик хезмәте югары нәтиҗәләргә китергән.

Чемпионның яулаган үрләре:

2017 ел: Мәскәүдә БДБ илләре олимпиадасында икенче урын

2018 ел: Малайзиядә халыкара олимпиадада беренче урын

2019 ел: Тайваньда халыкара олимпиадада дөнья чемпионы

Яңа этап узылды, әмма бу әле ахыргы түгел. Киләсе олимпиада Гонконгта булачак, дип бәян итә MindSkills Мәгариф порталы.

Г.Ярмиева

Фото: MindSkills Мәгариф порталы