Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 августа 2019 11:09

Кече сыйныфларда шахмат дәресе укытылачак

Шахмат Бу уенның тарихы бик еракларга барып тоташа. Аның «туган җире» Һиндстан дип исәпләнә. Аннары ул Мисыр, Гыйрак, Иранда киң таралыш ала. Соңрак шахмат Россиядә дә яраткан өстәл уеннарының берсенә әверелә. Шахмат ул уен гына түгел, ул кешенең рухын баета, ихтыяр көче тәрбияли, баш мие эшчәнлеген яхшырта, максатка омтылыш күнекмәләрен...

Шахмат

Бу уенның тарихы бик еракларга барып тоташа. Аның «туган җире» Һиндстан дип исәпләнә. Аннары ул Мисыр, Гыйрак, Иранда киң таралыш ала. Соңрак шахмат Россиядә дә яраткан өстәл уеннарының берсенә әверелә. Шахмат ул уен гына түгел, ул кешенең рухын баета, ихтыяр көче тәрбияли, баш мие эшчәнлеген яхшырта, максатка омтылыш күнекмәләрен бирә дип тә бәяләнә.

Якындагы ике елда ил мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында мәҗбүри шахмат дәресе барлыкка киләчәк, дип хәбәр иткән иде Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Федерация Советында узган киңәшмәсендә.

Ул өстәмә белем бирү буенча биш юнәлешне атаган иде. Аның фикеренчә, театр, музыка, техник, спорт, шахмат түгәрәкләре һәр мәктәптә булырга һәм бушлай уздырылырга тиеш. Депутат Ольга Васильева фикеренчә, бу балаларга файдага гына булачак. Бу тәҗрибә кулланылган чит ил һәм Россия мәктәпләрендә балаларның уку процессында өлгереш күрсәткече 35-40%ка югары. Ул билгеләп үткәнчә, укытучылар өчен бу дәрес авыр булмаячак.

Бүген Рәсәйдә 18 000 мең мәктәптә шахмат дәресе укытыла. Бу барлык мәктәпләрнең 48% тәшкил итә. 1 нче сентябрьдән мондый мәктәпләр саны артачак дип көтелә. Бу интеллектуаль уен балаларның фикерләү дәрәҗәсен үстерергә этәргеч бирәчәк. Дәресләр саны исә, атнага бер булыр дип көтелә.

pixabay.com

Г.Ярмиева