Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 августа 2019 08:57

Мин Татарстанда яшим!

Исәнме, дустым! Мин – Шүрәле оныгы Шүркә булам! Татарстан Республикасының башкаласы – Казан шәһәрендә тудым. Биредә минем әби-бабаларым, әти-әнием, абыем һәм сеңлем яши. Татарстан – минем Туган җирем! Татарстан – Россия Федерациясе субъекты. Ул зур дәүләт эчендәге кечкенә дәүләт һәм аның төп законы – Конституциясе, әләме, туграсы һәм гимны бар. Ул...

Исәнме, дустым! Мин – Шүрәле оныгы Шүркә булам! Татарстан Республикасының башкаласы – Казан шәһәрендә тудым. Биредә минем әби-бабаларым, әти-әнием, абыем һәм сеңлем яши. Татарстан – минем Туган җирем!

Татарстан – Россия Федерациясе субъекты. Ул зур дәүләт эчендәге кечкенә дәүләт һәм аның төп законы – Конституциясе, әләме, туграсы һәм гимны бар. Ул Россиянең нәкъ үзәгендә, Идел һәм Чулман елгалары кушылган җирдә урнашкан. Аның гомуми мәйданы якынча 68 мең кв. км. Күршеләребез – Киров, Ульяновск, Самара, Оренбург өлкәләре, Башкортстан, Мари Иле, Удмурт һәм Чувашия республикалары.

Татарстан Республикасының беренче Президенты – Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Ә 2010 елның 25 мартыннан республикабызны Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкли.

Туган җиребез борынгы тарихы, югары технологияле сәнәгате, искиткеч бай сәнгать-мәдәнияте белән бөтен дөньяда данлыклы.

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы – яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган турыпочмак. Ул өч өлештән тора: югары өлеше ‒ яшел, аскы өлеше ‒ кызыл, ә уртада тар гына ак тасма сузылган. Һәр төснең үз мәгънәсе бар. Кызыл төс ‒ кояш, ут төсе. Яшел төс ‒ туган җиребезнең һәм табигатебезнең матурлыгы төсе, яшәү билгесе. Ак төс ‒ намус, тынычлык-иминлек билгесе. Ул 1991 нче елда кабул ителде, авторы ‒ халык рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтов.