Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 августа 2019 08:50

Яңа бәйге!

Сәлам, дустым!Тиздән журналыбыз юбилеен бәйрәм итәчәк. Шул уңайдан, #салаваткүпереукый хэштегы белән онлайн-марафон башлап җибәрәбез. Максатыбыз – журналны район һәм чит төбәкләрдә даими укып баручы дусларыбызны барлау. Журналдагы үзең теләгән язманы (шигырь яисә әкият һ.б) сөйлә һәм видеога төшер. Инстаграм социаль челтәреңә #салаваткүпереукый хэштегы белән урнаштыр һәм дусларыңны да марафонга чакыр. Һәр кеше үз эшен районының исеме белән тамгалый, мәсәлән, #арчасалават күпереукый. Бәйгедә...

Сәлам, дустым!
Тиздән журналыбыз юбилеен бәйрәм итәчәк. Шул уңайдан, #салаваткүпереукый хэштегы белән онлайн-марафон башлап җибәрәбез. Максатыбыз – журналны район һәм чит төбәкләрдә даими укып баручы дусларыбызны барлау. Журналдагы үзең теләгән язманы (шигырь яисә әкият һ.б) сөйлә һәм видеога төшер. Инстаграм социаль челтәреңә #салаваткүпереукый хэштегы белән урнаштыр һәм дусларыңны да марафонга чакыр. Һәр кеше үз эшен районының исеме белән тамгалый, мәсәлән, #арчасалават күпереукый. Бәйгедә 12 яшькә кадәр һәр укучы катнаша ала. Иң күп видеоязма җибәргән укучыбыз җиңүче була. Җиңүчене бүләкләү – сезнең район үзәгендә һәм журналның юбилеендә – Казанда булачак. Марафонда катнашу өчен «Салават күпере» журналына 2019 нчы елның 2 нче яртысы һәм 2020 елның 1 нче яртысына язылу турында квитанция күчермәсен дә теркәргә онытма! Шулай ук социаль челтәрләреңдә «Салават күпере» журналы белән дуслашуың да кирәк! МАРАФОН 20 СЕНТЯБРЬ – 20 НОЯБРЬ АРАЛЫГЫНДА ҮТӘ. ИҢ АКТИВ 3 КАТНАШУЧЫНЫ ОНЫТЫЛМАСЛЫК БҮЛӘКЛӘР КӨТӘ!