Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 августа 2019 13:20

Бала киемнәрен юу өчен эшләнгән порошокларның сыйфаты нинди?

Бала киемнәрен юу өчен эшләнгән порошоклар гади кер юу порошокларыннан күпкә универсальрәк: алар тапларны яхшырак бетерә, тукыманы туздырмый, азрак күбекләнә, йомшаграк, кер юу машинасын саклый. Мондый нәтиҗәне Роскачество оешмасы ясаган. "Балалар киеме өчен порошокны тикшерү аларның сыйфаты күпкә яхшырак булуын күрсәтте. Моннан тыш, алар токсикологик сыйфатлар буенча да куркынычсызрак икән",...

Бала киемнәрен юу өчен эшләнгән порошоклар гади кер юу порошокларыннан күпкә универсальрәк: алар тапларны яхшырак бетерә, тукыманы туздырмый, азрак күбекләнә, йомшаграк, кер юу машинасын саклый. Мондый нәтиҗәне Роскачество оешмасы ясаган.
"Балалар киеме өчен порошокны тикшерү аларның сыйфаты күпкә яхшырак булуын күрсәтте. Моннан тыш, алар токсикологик сыйфатлар буенча да куркынычсызрак икән", - диелә Роскачество хәбәрендә.

Оешма Россия, Германия, Белоруссия, Астралия, Израил, Испания, АКШ, Көньяк Кореяда җитештерелгән 22 маркалы порошокны тикшергән. Аларның барысы да куркынычсызлык таләпләренә тулы килә дип табылган, алар күзне һәм тән тиресен әчеттерми, тын юлына керми, матдәләр алмашын бозмый, аллергия китереп чыгармый. Иң яхшысы дип Роскачество белгечләре Россиядә җитештерелгән бер марканы атаганнар.

Белгечләр бу порошоклар белән кер юып караган. Майлы тапларны 14 порошок бетергән, аксым таплары 17 порошокка бирешкән, ә мотор мае, тир, кан, сөт, крахмал, чәй һәм туфрак тапларын 5 порошок юып алган.
Фото: pixabay.com

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/bala-kiemn-ren-yuu-chen-eshl-ng-n-poroshoklarny-syyfaty-nindi/