Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 августа 2019 10:47

Зыянлы теш пастасы ачыкланган

Росконтроль экспертлары теш пасталарын тикшергән һәм кайбер продукциянең агулы булуын ачыклаган. Экспертизаны барлыгы җиде маркадагы продукция узган: «Новый жемчуг», «Пародонтол», Biomed, Splat Professional, Blend-a-med, President и «Лесной бальзам». Әлеге үрнәкләр 50 дән артык параметр буенча, шул исәптән токсик кушылмалар булу буенча тикшерелгән. Әлеге параметр буенча «Яңа энҗе» («Новый жемчуг») һәм Biomed пасталары...

Росконтроль экспертлары теш пасталарын тикшергән һәм кайбер продукциянең агулы булуын ачыклаган. Экспертизаны барлыгы җиде маркадагы продукция узган: «Новый жемчуг», «Пародонтол», Biomed, Splat Professional, Blend-a-med, President и «Лесной бальзам». Әлеге үрнәкләр 50 дән артык параметр буенча, шул исәптән токсик кушылмалар булу буенча тикшерелгән. Әлеге параметр буенча «Яңа энҗе» («Новый жемчуг») һәм Biomed пасталары тикшерү узмаган — аларның токсик күрсәткечләре нормативтан читтә калган. Экспертлар билгеләп үткәнчә, бу куркыныч булырга мөмкин, чөнки статистика буенча, кеше гомере буена уртача 2 кг теш пастасы «ашый». Шул ук вакытта микробиологик күрсәткечләр экспертларда шик тудырмаган. Фтор саны да нормада. «Лесной бальзам», «Новый жемчуг» һәм Blend-a-med пасталарының агарту үзлеге аз булуы да билгеләп үтелә, шул ук вакытта җитештерүче тарафыннан агарта торган дип тәкъдим ителгән Splat Professional продукциясендә агарту үзлеге бөтенләй юк дип ачыкланган.

Г.Ярмиева