Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
31 июля 2019 08:45

Карбыз ашыйбызмы?

Карбыз ашыйбызмы?Сәлам, дустым! Җәй бетә дип кайгырма! Август дигән матур, мул ай башлана гына әле. Җәйнең соңгы ае, көз башы – уңыш җыя торган иң мул вакыт ул. Тагын шунысы да бар: җиләк-җимеш сату нокталарында хәзер бал кебек баллы кызыл карбыз алып була! Аның тәмле икәнлеген син инде беләсеңдер, ә...

Карбыз ашыйбызмы?
Сәлам, дустым! Җәй бетә дип кайгырма! Август дигән матур, мул ай башлана гына әле. Җәйнең соңгы ае, көз башы – уңыш җыя торган иң мул вакыт ул. Тагын шунысы да бар: җиләк-җимеш сату нокталарында хәзер бал кебек баллы кызыл карбыз алып була! Аның тәмле икәнлеген син инде беләсеңдер, ә менә килеп чыгышы, төрләре һәм файдасы турында бу язмадан укып белерсең.
Карбызның туган ягы дип Көньяк һәм Үзәк Африканы санау кабул ителгән. Әле бүген дә Калахари чүлендә кыргый карбызлар үсеп утыра. Бакча (бахча) культурасы буларак, карбыз Россиянең көньяк һәм урта Европа өлешендә, Украинаның көньягында, Төньяк Кавказда, Молдова, Кавказ арты, Казахстан һ.б. регионнарда үстерелә.
Карбыз – берьеллык үсемлек. Ул безнең бакчаларда гөрләп үсә торган кабак белән ташкабакка охшаган. Карбыз түгәрәк, овал, груша яисә цилиндр формасында да була ала. Кабыгы сарыдан куе яшелгә кадәр төрләнә. Эче кызыл, куе кызыл, ал, сирәгрәк ак яисә сары төстә була ала.
Карбызны «җиләк» дип тә, «җимеш» дип тә, «яшелчә» дип тә атаучылар бар. Чынлыкта исә карбыз, кыяр, кабак, ташкабак, кавын кебек, кабаксыман үсемлек (тыквина). Ул, җиләк кебек, җирдә үсә, ләкин, аннан аермалы буларак, калын кабык белән капланган. Шуңа күрә аны «ялган җиләк» дип тә атарга мөмкин.
Карбызда тимер, С, РР, В1, В2, С витаминнары, каротин, фолий кислотасы бар. 80–90 процентын су алып торганга күрә, карбыз – сусауны басу өчен менә дигән ризык.
Карбыз кабыгыннан цукатлар, суыннан карбыз балы, эченнән патока ясыйлар.
Син беләсеңме, Япониядә квадрат формасындагы карбызлар үстерәләр икән! Моның өчен карбызны, үсә башлаганда ук, квадрат формасындагы кысага куялар. Мондый карбызларны төягәндә, алар тәгәрәп төшеп чатнамый, машинада да азрак урын алып тора ди.

@salavatkupere