Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 июля 2019 10:22

Мәктәпләрдә дәфтәрләр саны кимеячәк

Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә яңа йөкләмә бирде. Белем бирү процессында кулланыла торган дәфтәрләр санын киметү турындагы сорауны Хөкүмәт 1 ноябрьгә кадәр карарга тиеш. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте. Бу мәсьәләне Россия Хөкүмәте субъектларның башкарма органнары белән бергәләп карарга тиеш. «Белем бирү процессында эш дәфтәрләре санын киметү, шул...

Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә яңа йөкләмә бирде. Белем бирү процессында кулланыла торган дәфтәрләр санын киметү турындагы сорауны Хөкүмәт 1 ноябрьгә кадәр карарга тиеш. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Бу мәсьәләне Россия Хөкүмәте субъектларның башкарма органнары белән бергәләп карарга тиеш. «Белем бирү процессында эш дәфтәрләре санын киметү, шул исәптән белем бирү программасына заманча цифрлы технологияләрне кертүне карарга. Бу «Мәгариф» илкүләм проектында каралган «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла», диелә Кремль сайтындагы документта.

Моннан тыш, Путин төп гомуми белем бирү программалары буенча уку әсбаплары, эш дәфтәрләре белән тәэмин итүне дә анализларга кушкан.

https://intertat.tatar/kadak/-putin-m-kt-pl-rd-d-ft-rl-r-sanyn-kimeterg-kushty/