Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
29 июля 2019 11:00

Балагыз мәктәпкә әзерме? әти-әниләр өчен тест

Тест әти-әниләргә түбәндәге сорауларга җавап бирергә булышыр: Баланың мәктәпкә әзерлеген ничек белергә? Мәктәпкә кадәр баланы нәрсәгә өйрәтергә? 1. Сез ничек уйлыйсыз, балагыз үзе теләмәгән эшне эшләгәндә утырып эшли аламы, игътибарлымы? 2. Балагыз хәрефләр, иҗекләр төзеп укый беләме? 3. Балагыз җилем, кайчы, инструментлар кулланып эшли аламы? 4. Балагыз бердән унга кадәр...

Тест әти-әниләргә түбәндәге сорауларга җавап бирергә булышыр: Баланың мәктәпкә әзерлеген ничек белергә? Мәктәпкә кадәр баланы нәрсәгә өйрәтергә?

1. Сез ничек уйлыйсыз, балагыз үзе теләмәгән эшне эшләгәндә утырып эшли аламы, игътибарлымы?

2. Балагыз хәрефләр, иҗекләр төзеп укый беләме?

3. Балагыз җилем, кайчы, инструментлар кулланып эшли аламы?

4. Балагыз бердән унга кадәр ала, куша беләме?

5. Рәсем кулланып хикәя төзи аламы?

6. Беренче сыйныфка укырга барырга телиме?

7. Балагызны нәрсә күбрәк кызыксындыра: мәктәп атрибутларымы (портфель, китаплар, «зураю» хисе), әллә күбрәк белергә, өйрәнергә теләгеме?

8. Гади геометрик фигураларны (түгәрәк, квадрат, өчпочмак, овал, турыпочмак) беләме?

9. Кызыгыз яки улыгыз ручка- каләмне тота беләме?

10. Үзе генә калырга, мөстәкыйль генә берәр нәрсә белән шөгыльләнергә яратамы?

11. Балагыз предметтагы үзенчәлекләрне күрә беләме (мәсәлән, кошның томшыгы, каурыйлары)?

12. Берничә кисәккә киселгән рәсемне җыя беләме?

13. Балагыз саннарны һәм предметларны чагыштыра беләме (хисаплый, саныймы)?

14. Иптәшләре белән аралашамы? Зурлар белән аралаша беләме?

15. Балагызның рәсемнәре чистамы яки пычракмы, төгәлләнгәнме?

16. Телдән әйтелгән үтенечне җиңел исендә калдыра аламы, үти беләме (мәсәлән, телефон буенча)?

17. Балагыз 20гә кадәр һәм кирегә саный беләме?

18. Балагыз кызыксынучан түгел, белергә теләми дип уйламыйсызмы?

19. Балагыз бер төрдәге, кулланылыштагы сүзләрне берләштереп, бер сүз белән атый беләме (мәсәлән, итек, туфли, ботинкаларны «аяк киемнәре» дип)?

20. Шигырь, әкиятләрне теләмичә сөйли дисезме?

21. Балагыз бирелгән сүзгә мәгънәсе белән туры килгән сүзне уйлап таба беләме (мәсәлән, «агач – ботаклар», «китап» сүзенә – «битләр»)?

22. Бирелгән сүзгә антонимнар (мәсәлән, «эссе» – «суык») таба беләме?

23. Балагыз уенчыкларын, киемнәрен җыештырып куя беләме? Бу турыда аның исенә төшереп ардыгызмы?

24. Буяу, рәсем ясау аңа рәхәтлек бирәме?

Тәрбияче:Солтанова Л.Х.