Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 июля 2019 14:51

1 нче сыйныфка кергәндә бала нәрсәләр белергә тиеш

- Үзенең һәм әти-әнисенең исеме, гаилә әгъзалары, фамилиясе, өй адресын һәм телефонын, шәһәрен, илен; - Иң киң таралган үсемлек, хайваннарны; - Атна көннәре, ел фасыллары (тәртибе буенча), елдагы айларны; - Төсләр, спорт төрләре, популяр һөнәрләрне; - Танылган язучы, шагыйрь исемнәрен; - Төп юл йөрү кагыйдәләрен; - Бәйрәмнәрне. - «Уң» һәм...

- Үзенең һәм әти-әнисенең исеме, гаилә әгъзалары, фамилиясе, өй адресын һәм телефонын, шәһәрен, илен;

- Иң киң таралган үсемлек, хайваннарны;

- Атна көннәре, ел фасыллары (тәртибе буенча), елдагы айларны;

- Төсләр, спорт төрләре, популяр һөнәрләрне;

- Танылган язучы, шагыйрь исемнәрен;

- Төп юл йөрү кагыйдәләрен;

- Бәйрәмнәрне.

- «Уң» һәм «сул»;

- Урам, шәһәр, ил;

- Җимеш, җиләк, яшелчә, агачлар һәм куаклар;

- Җанварлар, кошлар, балыклар, бөҗәкләр, кыргый һәм йорт хайваннары;

- Хәреф һәм аваз, тартык һәм сузык (яңгырау һәм саңгырау) авазлар.

- Гади мәсьәләләр чишәргә (шулай ук логикага корылган), табышмаклар;

- Әйберләрнең эзлеклелеген, предметларның уртак билгеләрен аерып алып, аермаларын күрү;

- Рәсемдә нәрсә булганын сөйли алырга, берәр вакыйганы сөйләп бирергә, шигырьне яисә 5-6 җөмләдән торган өзекне яттан өйрәнергә;

- 10 га кадәр санарга һәм һәм гади арифметик гамәлләрне үтәргә;

- 5 сүзгә кадәр булган кечкенә җөмләләрне укырга һәм укыганын аңларга;

- «Өй», «аш», «аяк» кебек гади сүзләрдә авазлар һәм хәрефләр санын ачыкларга;

- Кайчы белән эшли белергә, контур буенча кисәргә, геометрик фигуралар кисәргә;

- Каләм һәм карандаш белән эш итә белергә, линейка кулланмыйча тигез сызыклар сызарга, штрихларга, рәсем чикләренә чыкмыйча эчен буярга.

https://intertat.tatar/society/1-sentyabrg-zerlek-berenche-syynyfka-baruchy-bala-n-rs-l-r-eshli-belerg-tiesh/