Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 апреля 2017 13:45

Ә сез нинди төс яратасыз?

Дуслар, салават күперендә 7 төс барлыгын беләсез инде. Ләкин һәр кешенең яраткан яки бик үк ошатмаган төсләре була. Яраткан төс буенча киенергә, өй җиһазларга, төрле кирәк-яракларны сайларга тырышабыз. Кешенең нинди төскә өстенлек бирүеннән чыгып, аның холкы турында да сөйләргә була икән. Дәвамын түбәндәрәк укыгыз:

 

Кызыл төс яратучылар актив, энергияле, тәвәккәл була. Алар югалып калмый, һәрвакыт куйган максатларына омтылып яшиләр, яңалыкка таба атлыйлар. Актив ял итә дә беләләр. Шул ук вакытта тиз кызып китүчән, тупас та була алалар.

Сары төс оптимист, аралашучан, юмарт кешеләргә ошый. Алар тыныч, ләкин пассив түгел, ирекле һәм мөстәкыйль булуны яраталар. Сары төс яратучылар тиз ияләшәләр, бик теләп яңа әйберләргә өйрәнәләр, игътибар үзәгендә булырга яраталар. Күп очракта алар иҗат кешеләре булалар. Шул ук вакытта бу төскә өстенлек бирүчеләр җавапсыз, җиңел уйлаучан булырга мөмкин.

Яшел төсне тыныч, самими кешеләр үз күрә. Алар аралашучан, актив, шул ук вакытта оялчан, сабыр һәм ялгыз калуны яраталар. Алар өчен эчке гармония, тотрыклылык һәм тынычлык мөһим. Аларның тискәре яклары булып кирәгеннән артык оялу, үзләрен яклый алмау санала.

Зәңгәр төс тыныч, җаваплы, кайгыртучан, ышанычлы, сабыр кешеләргә ошый. Аларның эчке дөньясы бик бай, алар үз яшьләренә карата күпкә акыллы. Зәңгәр төс яратучылар күп очракта меланхолик, кирәгеннән артык хисчән, ышанмаучан да булалар.

Шәмәхә төсне серле, үзенчәлекле фикер йөртүчеләр сайлый. Алар я артист, я иҗат кешесе була, хыялланырга, уйларга ярата. Ләкин шәмәхә төсне ошатучылар арасында үпкә саклаучан, тәкәббер кешеләр дә очрарга мөмкин.

Ал төскә өстенлек бирүчеләр игелекле, романтик, өй җылысын ярата торган кешеләр. Алар йомшак холыклы, ягымлы. Араларында хыялланып, үз әкияти дөньясында яшәүчеләр дә очрый. Ал төс яратучыларның тискәре ягы булып җиңел уйлау, үпкәчеллек, шикләнүчәнлек тора.

Ак төс яратучылар гади һәм тыныч .була. Ләкин аларның холкы күпкырлы да булырга мөмкин. Алар хыялый да, эчке сиземләве көчле кешеләр дә була алалар.

Кара төс сайлаучылар − актив, хисчән, тәвәккәл кешеләр. Ләкин шулай ук кара төсне кайвакыт тормышы белән кәнәгать булмаучылар, төшенкелеккә дучар булганнар сайлый.

Соры төсне эшлекле, тотрыклы, хезмәт сөючән, ышанычлы кешеләр үз күрә. Ул тыныч, аз аралашучан, ялгыз булырга, тәртип яратучыларга ошый. Шул ук вакытта алар үз эченә бикләнгән яки артык хисчән дә була алалар.