Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 апреля 2017 11:21

Нинди ярма файдалы?

Карабодай              Ярмалар арасында карабодай составында булган аксым буенча лидер булып тора. Ул бит төсе өчен әһәмиятле булган тимергә, йөрәк өчен кирәк булган калий белән магнийга бай. Карабодай артык килограммнардан котылырга теләүчеләр өчен дә алыштыргысыз. Ул шулай ук йокысызлык һәм кәефсезлектән азапланучылар өчен дә файдалы. Карабодай матдәләр алмашын яхшырта. Әлеге...



 Тары ярмасы
            Тары ярмасын начар экологияле зур шәһәрләрдә һәм районнарда яшәүчеләргә яратырга кирәк, чөнки аның составындагы элементлар организмдагы начар матдәләрне чыгара. Кардиологлар да үз авыруларына тары ярмасын ашарга киңәш итә. Тары составындагы калий йөрәк эшчәнлеген нормальләштерә. Икенчедән, ул кан басымын нормада тотарга булыша һәм кан тамырларын ныгыта. 

Дөге ярмасы
            Дөге ярмасы чәчләрнең матурлыгы, тырнакларның ныклыгы һәм нервларның сәламәт булуы өчен мөһим булган В төркеме витаминнарына бай. Дөге составында булган Е витамины исә җыерчыклар белән көрәшә. Моннан тыш, әлеге ярма кан тамырлары белән бәйле булган авыруларны, бетчәләр барлыкка килүен кисәтү өчен әһәмиятле булган цинкка бай.

 http://shahrikazan.com