Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 августа 2019 13:52

Елак әтәч

(Рабит Батулла әкияте) Бер әтәч очрады миңа бүген. Акырыплар елап утырган көне. — Нигә елыйсың, әтәчкәй? — дип сорадым. Әтәч томшыгын ачып күрсәтте. Тешләре коелып беткән икән мескеннең. Әтәч һаман елый: — И-и-и, томшыгым авырта-а. Йоклый алмыйм. Ашый алмыйм. Чукый алмыйм. — Кем койды соң синең тешләреңне, әтәчкәй? — дим....

(Рабит Батулла әкияте)

Бер әтәч очрады миңа бүген. Акырыплар елап утырган көне.

— Нигә елыйсың, әтәчкәй? — дип сорадым. Әтәч томшыгын ачып күрсәтте. Тешләре коелып беткән икән мескеннең.

Әтәч һаман елый:

— И-и-и, томшыгым авырта-а. Йоклый алмыйм. Ашый алмыйм. Чукый алмыйм.

— Кем койды соң синең тешләреңне, әтәчкәй? — дим.

— Конфет күп ашадым. Шоколад яратам мин. Менә хәзер ашый алмыйм, йоклый алмыйм, чукый алмыйм, томшыгым сызлый-и-и-и, — дип елый әтәч.

Син бит әтәч түгел, улым, елама. Ату тавыклар көләр үзеңнән. Әнә әтәчкәйдән бөтен тавыклар көлә икән хәзер.

— Елак-елак, елтын колак,

Карама таяк, карт әтәч.

Гарьлек, хурлык,

Бер түбәтәй орлык! —

дип җыр чыгарганнар тавыклар әтәч турында.

Син бит әтәч түгел, конфет күп ашама, шоколад сорама. Ату елак әтәч сыман тешсез калырсың, аннары йоклый алмассың.

Фото: pixabay.com