Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 июля 2019 12:51

Дини тәрбия - дини лагерьда

Тәрбия бирүнең асылында дини тәрбия зур роль уйный. Чөнки ислам дине һәркемне яхшылыкка этәрә: ялкау булмаска, саранлык, комсызлык, явызлык, әхлаксызлык кебек начар сыйфатлардан читтә йөрергә, әти-әниеңә шәфкатьле, өлкәннәргә мәрхәмәтле, кечкенәләргә игътибарлы булырга өйрәтә. Безнең Вәрәшбаш авылы мәчетендә бер атна Ислам лагеры эшләде. Якшәмбе көнне авыл кешеләре: яше-карты җыелып мәчет, мәдрәсә...

Тәрбия бирүнең асылында дини тәрбия зур роль уйный. Чөнки ислам дине һәркемне яхшылыкка этәрә: ялкау булмаска, саранлык, комсызлык, явызлык, әхлаксызлык кебек начар сыйфатлардан читтә йөрергә, әти-әниеңә шәфкатьле, өлкәннәргә мәрхәмәтле, кечкенәләргә игътибарлы булырга өйрәтә.

Безнең Вәрәшбаш авылы мәчетендә бер атна Ислам лагеры эшләде. Якшәмбе көнне авыл кешеләре: яше-карты җыелып мәчет, мәдрәсә ишегалдын җыештырдык.

Дүшәмбедән балалар лагерьга килделәр. Көн саен лагерьга йөрүче 25-30 ар бала дин сабакларына өйрәнде, тәмле ризыклар белән сыйланды, төрле кул эшләре белән шөгыльләнде, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Җомга көнне лагерьда балалар үзләре пешереп алып килгән ризыклардан ярминкә оештырдылар. Авыл клубы мөдире Рамил абый Сахаутдинов балаларга Сабантуй үткәрде.

Лагерьны оештыруда, ризыклар белән тәэмин итүдә, Сабантуйга бүләкләр белән районыбызда яшәүче Розалия хаҗия ярдәм күрсәтте. Ә балаларны дин сабакларына Гөлсинә ханым өйрәтте. Тәрбиячеләр булып Чулпан Мөэминова, Рәилә Ба        һауова, Гөлүсә ханым, Альмира Галиевалар эшләде. Лагерьга йөрүче зуррак балалар Ислам Хәсәнов, Әлфис Сәхәбетдинов, Динара Ситдикова, Гөлназ Латыпова вожатыйлар булып йөрделәр. Ә тәмле ризыкларны Миләүшә Хәсәнова белән Фәндәрия Гарипова пешерде. Балаларга хәер итеп авылдашларыбыз да бик күп күчтәнәчләр алып килделәр. Әлеге изге эштә катнашкан барлык кешеләргә Ходайның зур рәхмәте яусын. Быелгы «Рухи-әхлакый үсеш елы» уңаеннан мондый чараның оештырылуы бик тә урынлы да, файдалы да булды.

Автор: Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Миләүшә Хәсәнова.