Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 апреля 2017 08:17

Лилия Вәлиуллина язмасы («Минем каһарманым» бәйгесе)

Язманы түбәндәрәк укыгыз:

Мин сезне үземнең карт бабам белән таныштырасым килә. Минем карт бабам – сугыш һәм хезмәт ветераны Фазылҗанов Габдрахман Хәбибрахман улы. Ул 1924 елның 24 нче августында Комыргужа авылында туган.

1941 елның 22 июнендә Германия фашистлары безнең илебезгә каршы сугыш башлый. Шул елны яшь кенә булуына карамастан, карт бабам Мәскәү асты Волокамск шәһәренә сугышка озатыла. Анда ул пулемётчик булып хезмәт итә. Шунда ул Марий районы Бәрәңге авылы егете Галимхан белән таныша, аның белән яу кырларында иңгә-иң куешып, батырларча илебезне яклый. 1943 елны Курск сугыш кырына да барып җитәләр. Каты сугышларның берсендә карт бабам яралана, шул мизгелдә бомба шартлап контузияләнеп аңын югалта. Ә менә дусты Галимханны немецлар әсирлеккә алалар. Яраланган бабамны солдатлар күреп алып, хәрби госпитальга алып барып җиткерәләр. Хәрби госпитальда карт бабайга озак ятарга туры килә, пуля колак сөяген ватып чыккан, сул кулы хәрәкәтсез була, контузия алу сәбәпле, колаклары да начар ишетә башлый. Аны дәвалаучы хирург Казан кешесе булып чыга, ул ярасы авыр булганга, сугышка яраксыз дип карт бабамны дембелизовать итә.

1944 елны карт бабам авылга кайта. Сугыш тәмамлангач, яралары азмы-күпме төзәлгәч, Буа ветеринар техникумын тәмамлый, алга таба ветфельдшер булып хезмәт итә. Күәм авылының Мәрьям исемле кызы белән тормыш корып җибәрәләр, 6 бала үстереп, матур гомер кичерәләр.

Бөек Ватан сугышының 30 еллыгын авылда зурлап бәйрәм итеп кичә уздыралар, шунда бабамны кунак итеп чакыралар. Сугышта булган хатирәләре белән уртаклашкан вакытта дусты Галимхан килеп керә. Бу очрашу бабайга бер дә көтелмәгән булып чыга. Ничәме-ничә еллардан соң бер-берсе белән очрашып күрешү икесе өчен дә зур вакыйга була. Бу очрашуны оештыручылар исә ике дусның балалары булып чыга.

Габдрахман бабам сугыштагы батырлыклары өчен медальләр, орденнар белән бүләкләнә. Карт әбиебез шуларның һәрберсен кадерләп кечкенә генә үзе ясаган, чигелгән мендәренә тагып җыеп бара.

Кызганыч, 2001 нче елның 18 мартында, карт бабам дөньядан китә. Аны әле дә барыбыз да олылап искә алып яшибез.

Лилия Вәлиуллина, 6 яшь, 186нчы балалар бакчасы, Казан.