Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 апреля 2017 07:59

Айгөл Һадиева язмасы («Минем каһарманым» бәйгесе)

Язманы түбәндәрәк укыгыз:

Истәлеккә якты хатирәң бар

Бабамның әтисе- Һадиев Зәки Һади улы Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны иде. Ул Чукмарлы авылында туып, шунда яшәп, 73 яшендә вафат булган. Сугышта күргәннәре, тылдагылар чиккән михнәтләр турында сөйләргә яратмаган. Безнең хәтерләрдә аның ара-тирә күңел түреннән саркып чыккан истәлекләре генә саклана.

Зәки бабам сугыш елларын Бөгелмә шәһәреннән башлый, ул анда берничә ай солдат өйрәнүләрен үтә. Өйрәнүләр беткәч, бабамнарны, товар вагоннарына төяп, Смоленск юнәлешенә җибәрәләр. Ул вакытта биредә каты сугышлар бара, шәһәр фашистлар кулында була. Фронтовикларның сөйләүләре буенча, татар солдатларның шактые разведкага эләгә. Бу нилектән шулай була соң? Разведка солдатының язмышы ике генә төрле: ул я һәлак була, я орден-медальгә лаек була. Минем Зәки бабам да шундый частька эләгә. Көннәрдән беркөнне полкка «тел» кирәк була. Разведчиклар төнлә кар өстеннән шуышып баралар. Немец траншеяларына якынлашкач, командир-өлкән лейтенант аякларына баса да, кулларын күтәреп аларга бирелә. Минем бабам төркемдә иң ахырдан шуышкан була. Мизгел эчендә ул хәлне аңлап ала һәм үзебезнекеләр янына йөгерә. Позициядән исән-сау кайтып, бу хәл турында полк командирына сөйли. Ә ул бабамны, орденга тәкъдим итәчәкмен, ди.

Яктыргач, немец солдатлары полкка һөҗүм итәләр. Күрәсең, өлкән лейтенант фашистларга биргән мәгълүматларның нәтиҗәсе була. Ни аяныч, әлеге рәхимсез сугышта полк командиры һәлак була.

Зәки бабам сугыштан яраланып кайта һәм сугыштан соң Чукмарлы, Күктау, Сәях, Куҗакта колхозында, Чукмарлы авыл Советында озак еллар рәис булып эшләгән. Миңа бу хатирәләрне Зәки бабамның улы − Өмит бабам сөйләп калдырды. Бу язмамны алар истәлегенә багышладым, бу истәлекләр алар рухына дога булып барып ирешсә иде.

Айгөл Һадиева, 3А сыйныф, Сарман.