Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 апреля 2017 07:35

Кәрим Баһаутдинов язмасы («Минем каһарманым» бәйгесе)

  Язманы түбәндәрәк укыгыз:

Быел Бөек Ватан сугышы тәмамланга 72 ел була. Сугыш афәтен күргән, сугышта катнашкан әби бабайлар елдан ел кими. Күпме генә вакыт үтсә дә, без ул сугышны онытырга тиеш түгелбез. Бүтән кабатламас өчен!!!

Минем әби-бабайларның әтиләре, бабалары да сугышта булганнар. Әниләре, әбиләре тылда көнне төнгә ялгап авыр хезмәт куйганнар.

Бабаларым тыйнак булганнар. Аларның батырлыклары турында медальләре сөйләгән. Үзләре мактанып йөрмәгән. Кызганычка каршы, мин аларны үзем күрә алмадым, бары гаилә альбомнарыннан күреп кенә беләм. Бабаларымнан алар турында сорашырга, аларның медальләрен карага яратам.

Хәсәнов Мидехәт Җамалетдин улы.

1922 елның 10 февралендә Татарстан АССР Буа районы Яңа Тинчәле авылында туган. 1939 нче елны Ворошиловград шахтасында эшкә китә. 1941 нче елны Бөек Ватан сугышына шуннан китә. 1941нче елның августыннан декабренә кадәр мотрос булып Кара дингез флотында сугыша. 1941 нченең декабреннән башлап − «83 я отдельная бригада морской пихота»сында. Ике тапкыр каты яралана. «Красная Звезда» ордены, «За отвагу», «За оборону Кавказа», «За оборону Севастополя», «За освобождение Будапешта», «За освобождение Белграда», «За победу над Германией» медальләре белән бүләкләнә. Җиңүне Чехсловакиядә каршы ала. Сугыштан соң 1947 нче елның июненә кадәр флотта хезмәт итә. Туган авылына кайтып гаилә корып яши. 2003 нче елның 19 маенда вафат була.

Баһаутдинов Мансур Акмал улы.

1926 елның 3 февралендә Татарстан АССР Питрәч районы Күн авылында туган. 1943 елда 7нче ОЗМС курсантлар ротасында укып ефрейтор званиясен алган. 1944 нче елның сентябреннән радиотелеграфист булып 1нче Белорус фронтында сугыша. «Красная Звезда» ордены, «За освобождение Варшавы», «Берлинны яулап алган өчен», «За победу над Германией», «За боевые Заслуги» медальләре белән бүләкләнә. Җиңүне Берлинда каршы ала. Сугыштан соң 1947 нче елның 15 апреленә кадәр Берлинда хезмәт итә. Туган авылына кайтып гаилә корып яши. 1977 нче елның 17 октябрендә вафат була.

Кәрим Баһаутдинов, 9 яшь, 4 нче татар гимназиясе, Казан.