Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
29 апреля 2020 08:28

«Телеңне йотарлык» рецептлар бәйгесе турында НИГЕЗЛӘМӘ

I.1. Бу нигезләмә «Телеңне йотарлык» рецептлар (алга таба – бәйге) бәйгене оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели. 1.2. Бәйгене гамәлгә куючы - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы. 1.3. Бәйгенең максаты – әни (әби) белән бала арасындагы ягымлы бәйләнешне ныгыту, сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру, пешекче һөнәренә, аш-су осталарына, ризыкка...


I.1. Бу нигезләмә «Телеңне йотарлык» рецептлар (алга таба – бәйге) бәйгене оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели.

1.2. Бәйгене гамәлгә куючы - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы.

1.3. Бәйгенең максаты – әни (әби) белән бала арасындагы ягымлы бәйләнешне ныгыту, сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру, пешекче һөнәренә, аш-су осталарына, ризыкка карата хөрмәт, ярату, сакчыл караш, әдәплелек, дусларың белән аралаша белү сыйфатлары тәрбияләү.

II. Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе

2.1. Бәйге 29 нчы апрель - 1 нче июль аралыгында үтә. Әлеге бәйгедә «Салават күпере» журналын алдыручы гаиләләр катнаша ала.

2.2. Бәйге шартлары буенча, бала әнисе (әбисе) белән пешергән ризыкны видеоязмага төшереп, рецептын язып, үзенең (әти-әниенең) инстаграм аккаунтына урнаштыра. Катнашучыларның аккаунтлары ачык булуы мәҗбүри. Шулай ук @salavatkupere аккаунтын билгели һәм языла.

2.3. Катнашучылар 2020 елның икенче яртыеллыгына (июль-декабрь) «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсен дә редакциянең электрон адресына «Телеңне йотарлык» тамгасы белән salavatkupere@mail.ru җибәрергә тиеш.

Нәтиҗәләр ясау вакыты: 1 июль, 2020 ел.

Таләпләр

1. 2020 елның икенче яртыеллыгына (июль-декабрь) «Салават күпере» журналына язылу квитанциясенең күчермәсе.

 

III. Йомгак ясау, бүләкләү

Җиңүчегә – Мультиварка.


Өстәмә


1. Почта бүлекчәсендә яки өйдән чыкмый гына электрон юл белән дә язылып була. Сылтама аша кер - https://podpiska.pochta.ru/press/П2339
2. Квитанциянең күчермәсен «Телеңне йотарлык» тамгасы белән электрон почтага salavatkupere@mail.ru юлла.
3. Җиңүчене 1нче июль көнне очраклы саннар ярдәмендә ачыклыйбыз. Туры эфирны карарга онытмагыз.https://www.instagram.com/salavatkupere/

Сорауларны 222-05-46 (16-46) телефон номеры аша бирергә мөмкин.